Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Популяр җырчы тамашачыларны елаткан

«Җырларыбызны тыңлап еладылар, җырладылар, биеделәр»,-диде ул.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразыев Читада Ерак Көнчыгыш федераль округы татар иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре белән очрашты. Мондый чаралар һәр елны илнең барлык округларында үткәрелә.

Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев җитәкчелегендәге делегация составында яраткан җырчыларыбыз: халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина да бар иде. Гөлдания ханым әлеге сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклашты:

–  Очрашуга Сахалин, Камчатка, Якутия, Находка, Иркутск һәм башка шәһәрләрдән татар оешмалары җитәкчеләре килгән иде. Алар төрле чаралар, милли бәйрәмнәр уздырып күңелле яшиләр икән. 
Безне бик җылы каршы алдылар. Без Фән абый белән татар халык һәм эстрада җырларын бүләк иттек. Милләттәшләребез татар халык моңнарына сусаганнар. Җырларыбызны тыңлап еладылар, җырладылар, биеделәр. Бүләкләр бирделәр. Миңа күлмәк тегәргә сәйлән белән чигелгән тукыма бүләк иттеләр. 

Безне университетка, музейга алып бардылар. Бөтен җирдә татарларга кагылышлы истәлекләр, экспонатлар бар. 
Читада балалар өчен боздан төрле-төрле таулар ясаганнар. Алар бик матур, уңайлы. Милләттәшләребез белән очрашулар күңелдә  фәкать җырлы хисләр генә калдырды. Илләребез имин, мондый ихлас очрашулар булып торсын. 

Фотолар Гөлдания Хәйруллинадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Гөлдания Хәйруллина Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова