Рафил Җәләлиев: «Күктән явар» диде микән?»
Җырчы хатыны Эльмира Гыйльфановага багышлап пост куйган.
Ул анда: "Миңа кияүгә ниләр генә уйлап чыкты икән бу бала? "Күктән явар" диде микән? Анысын ук вәгъдә иткәнемне һич тә хәтерләмим. Мин аңа җирдә булганын тәкъдим иттем, ризалашты кебек,"- дип язган.
Баксаң, аның тормыш иптәшен гомер бәйрәме белән котлавы икән. "Сораганыңны һәм теләгәнеңне бирсен Раббым! Булдыра алганын гына мин дә тырышырмын! Мин сине бик яратам!"- дип дәвам иткән ул язмасын. "Меңнәр арасыннан, ни өчендер, сине сайлаганмын" дип тә өстәгән Рафил.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев