Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Рафис Кәлимуллин: «Андыйларга сүзем шул - алтын зур булмый»

«Үзегез аңлыйсыз инде. Әй, көлгән була кайбер кеше».

"Шәһри Чаллы"дан - Пятачок"ны ут җырчы - Рафис Кәлимуллин да дөрләтте. Иң элек шуны әйтәсе килә, икенче көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында концерты булса да, олы җырчыларыбыз сорагач, пятачокта ул ахырдан чыгыш ясарга риза булды. Ике сәгатьтән артык урамда дигәндәй үзенең чыгышын көтеп торырга туры килде аңа. Бу аның зурларга карата  хөрмәтен дә күрсәтте. Ярый да, сәхнә артында гримерный кебек бер бүлмәдә чәй әзерләп, җылынып алырга мөмкинлек булды (анысы өчен Җиңү паркы хезмәткәрләренә аерым рәхмәт).

Рафис бу юлы үзе генә килмәгән иде. Әнисе Фәүзия ханымның килүе безнең үзебез өчен дә зур сюрприз булды. Эш буенча Чаллыга килүенә карамастан, аның белән танышып сөйләшә алуыбызга, тамашачы алдына чыгып иң дәртле җырын башкаруына без бик шатбыз. Алар да пятачокка килгән халыкка, мондагы атмосферага шаккатты. "Бу бит Россиякүләм проект", - диделәр. 

Ышанасызмы, икенче көнне концертта да безнекеләр шактый иде. Залда бераз гына урын калган. Шунысын да әйтергә кирәк, анда урындыклар түгел, күбрәк биер өчен мәйдан кирәк иде. Кайберәүләр башыннан алып ахырына кадәр, 3 сәгать буе рәхәтләнеп аяк табаннарын кыздырды. Безнең алда тыйнак кына утырган апалар да ахырга таба түзә алмадылар. Кыенсына-кыенсына булса да бер-ике селкенеп карадылар да, алай-болай сүз әйтүче, көлеп караучы табылмагач, бөтенләй үк дәртләнеп киттеләр.  

Күренеп тора, концерт профессионал тарафыннан әзерләнгән (режиссеры - Марсель Мәхмүтов). Беренче чыгышлардан ук һәр җыр кульминация кебек тәкъдим ителә, искиткеч!  Һәр чыгыш, һәр җыр, һәр сүз үз урынында. Рафисны бит күпләр “энерджайзер” дип атый. Җырларыннан, үзеннән энергия, дәрт ташып тора. Әмма кайбер шундый энерджайзерлардан аермалы буларак, аның концертында, үз-үзен тотышында әдәплелек, итагатьлелек хөкем сөрә. Бу фикерне янымда утырган стилист Лилия Вәлиева да әйтте. "Концертларга еш йөрим, тегесен дә, монысын да күрдем, әмма Рафисныкында күңел ял итә. Ул сәхнәдә дә тормыштагы кебек чын! Алайса, кайбер артистларныкыннан түзә алмый чыгып киткән чаклар да булды", - дип уртаклашты ул.  

Рафисның монолог турында чыгышы ошады. "Имеш, концертта шәп итеп тормыш турында монолог сөйлим. Көзге алдына басып, бер-ике җөмләне каз тәннәре чыгардай итеп, укып карарга тырыштым да, көлеп җибәрдем. Миңамы соң инде сезгә - гомер кичкән олы апа-абыйларга монда тормыш турында акыллы сүзләр сөйләп торырга"…

Ошады! Алайса, кайбер артистлар акыллы сүзләр сөйләргә, бигрәк тә бөек шәхесләрнең сүзләрен кабатларга бик оста. Ә үзләре тормышта ул фикерләрне кулланмый, димәк, мәгънәсен аңламыйлар. 

Аннары буй темасы да артта калмады. "Минем янга берәр озынрак кеше килеп басса... Үзегез аңлыйсыз инде. Әй, көлгән була кайбер кеше. Минем андыйларга җавап бер - алтын зур булмый ул".

Чәчәкләр дә күп булды. Блогер, алып баручы Ралиф Ямалиев барын да уздырып мунча керергә пиннек (яки миннек), баш киеме һәм "салкын чәй" алып килгән Рафиска. Рафис үзе дә бер чибәр ханымга зур букет тапшырды. Баксаң, ул чәчәкләрне әлеге ханымның ире җибәргән икән. "Матурым, мин балыкта. Кичләрең матур үтсен һәм миңа ачуланма. Бүген соң кайтачакмын", - дип әйтергә дә кушкан. Менә бу мөнәсәбәтләр, ичмасам. 

Мөнәсәбәтләр дигәннән, концертта җылы һәм тиңдәшсез ана-ул мөнәсәбәтләре дә яктыртыла. Зур экранда концерт өчен махсус төшерелгән кыска фильмнар да моны шәп итеп ачып сала. (Сүз уңаеннан, әйтеп китәсе килә, техника, аппаратурага акча жәлләмәгән Рафис. Бар да югары дәрәҗәдә). 
Рафис сүз сөйли башлаган саен арттарак утырган ханымнар: "Хәзер әнисе чыга, юк менә хәзер әнисен чакыра", - дип концерт буе Фәүзия Кәлимуллинаның чыкканын көтте. Чыннан да, Фәүзия ханымны зур алкышларга күмделәр. "Вишенка на торте", - диделәр аны. Социаль челтәрләрдә: "Хәния Фәрхи дип торам", "Әләй, Әлфия Авзаловага ошаган", - диештеләр.

Рафис белән концерттан соң сөйләшеп алдык. “Төрле фикерләр ишеттем”, - ди ул. 

"Сәхнәдә түгел, дискотекаларда чыгыш яса син диючеләр дә булды, бик хозурланып, яратып калучылар да. Без көчебездән килгәнне күрсәттек. Бераз артык та сөйләшелде бугай, үземә кимчелекле мизгелләрне теркәп куйдым. Гомумән, Чаллы тамашачысының шулай җылы кабул итүенә мин бик шат",- диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев