Раяз Фасыйхов: «Һәр нәрсәне йөрәккә якын алам»
Популяр җырчы бүген нинди иҗат эшчәнлеге алып бара?
– Март айларында бик күп концертларда эшләдем. Шуннан җанланып, канатланып киттем дип әйтимме?! Концерт эшчәнлегемне яңадан «дөрләтеп» җибәрәсем килә хәтта! Халык та искиткеч җылы каршы алды. Чаллы тамашачысы ул үзгә, андыйлар бер җирдә дә юк! Моннан 15 ел элек солянка концертларында Чаллыда чыгыш ясаганда мине шулай ук «күтәреп» алганнар иде. Планнар зурдан: яңа җырлар яздырырга, клиплар төшерергә дибез. Аннары көзгә таба Чаллыга соло-тамаша белән килергә дә уйлап торабыз. Мин эмоциональ яктан бик нечкә күңелле, йөрәккә якын алам. Пандемия чорыннан да чыгу да авыр булды. Аннары шуларга шәхси проблемалар да өстәлде. Кечкенәдән бөтен җыр конкурсларына мине ияртеп йөргән әтием начар чирдән китеп барды, тормыш иптәшемнең әтисен дә мәңгелеккә озаттык... Болар барысы да мораль яктан бер җилкәмә өелде! Бу елны гына «бисмилла»ны әйтеп, яңадан концертларымны җанландырып җибәрергә дигән планнар бар, – дип уртаклашты Раяз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев