Рамазановлар: «Безгә нәрсә генә язмыйлар!..
«Тәмам аптырап бетәбез инде», - ди җырчылар.
"Танылган саен, аудитория үскән саен гайбәте дә артып бара. Нәрсә генә язмыйлар безгә, хәтта аптырап бетәбез.
Миңа «Зинираны яратмыйбыз», диләр, Зинирага - киресенчә. Əмма без - дуэт, безне тамашачы шулай кабул итте, һәм бер-беребездән башка сәхнәгә чыгуны күз алдына да китерү авыр.
Аннары, минем кәкре тешкә бәйләнәләр, Зинира чинап җырлый, диләр. Без аларга битараф кына, елмаю смайлигы җибәрәбез дә бетте", - дигән Ризат Рамазанов бер әңгәмәсендә.
Бу хакта https://kiziltan.ru хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев