Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Равил Галиев: «Юам инде, нәрсәсе бар аның?»

«Без бит өйдә дә 3 малай үстек, кызлар юк иде» дип җавап бирде җырчы укучыларыбызны кызыксындырган сорауга.

ТР атказанган артисты Равил Галиевның савыт-саба юган видеосын социаль челтәрләребездә урнаштырган идек.  "Узган елны Тукай районы Әҗмәкәй авылындагы мәчеттә зур гына  янкорма төзедек. Шушында яшәүчеләрнең үз көче белән булдырдык.  Бөтен уңайлыклары бар. Анда укулар, мәҗлесләр үткәрелә.  Шунда Рамазан аенда көн дә 100 кешегә ифтарлар үткәрәбез дип уртаклашты Равил Галиев.

Видеоны ВКонтакте төркемебездә 8меңнән артык кеше карады. Хуплап комментарийлар яздылар. "Өйдә дә савытлар юа микән?" дип кызыксынды укучыларыбыз.

Бу хакта  шәһәрдәшебезнең үзеннән сорадык. "Без бит өйдә дә 3 малай үстек, кызлар юк иде. Табак-савытны да, идәннәрне дә үзебез юдык. Аннары тулай торакларда яшәдем, бөтен эшне дә эшли беләм. Өйдә дә юам, нәрсәсе бар инде аның?" дип җавап бирде. 

 

Телеграм -» ЧАЛЛЫ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев