Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев: “Ураза аша намазга бастым”

"Дөресен әйтим, башта бик куркыткан иде. Хәзер дин буенча яшәүнең яхшырак икәненә көннән-көн ныграк төшенәм".

– Аллаһының биргәненә шөкер, бу инде минем 5нче уразам. Башта авыррак булды, чөнки рухи яктан моңа әзер түгел идем.

Менә икенче ел инде уразаны намазда килеш тотам. 5 вакытын да укыйм. Тәравихка йөргәндә вәгазьләр тыңлап, намаз белән уразаның аерылгысыз икәнлеген аңладым. Ислам дине буенча яшәү минем рухымны, фикерләвемне яхшы якка үзгәртте. Аллаһы Тәгалә тыйган әйберләрдән тыелып яшим. Дөресен әйтим, башта бик куркыткан иде. Хәзер дин буенча яшәүнең яхшырак икәненә көннән-көн ныграк төшенәм. Өйдә, эштә ислам дине кагыйдәләрен үтим.

Еш кына кайберәүләрнең: «Диндәге кешегә җырларга ярамый», –  дигән сүзләрен ишетергә туры килә. Мин сөннәт, фарыз гамәлләрне өйрәндем. Хәзрәт Шамил Гәләүтдиновның вәгазьләрен тыңлыйм, укыйм һәм мондый нәтиҗәгә килдем. Коръәндә «җырларга ярамый», – дигән аять юк. Хәләл урыннарда, кешеләрне тәрбияли, күңелләрне чистарта торган мәгънәле җырлар башкарырга ярый. Без бит исерекләр янында, начар компанияләрдә җырламыйбыз. Җыр сәнгате дә, дин кебек үк кешеләрне тәрбияли бит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес