Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Ринас Әхмәтов: «Янымда Резидә апа басып торган кебек булды»

Нигә алай икән?..

10 январьдә Казанның «Чулпан» мәдәният сараенда татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиеваның 60 яшьлек юбилее уңаеннан искә алу кичәсе узды. Җырчы-композитор Ринас Әхмәтов әлеге кичәдән алган тәэсирләре белән уртаклашты:
– Аллаһка шөкер, Резидә апабызны искә алу кичәсе бик әйбәт узды. Чаллыдан Равил Галиев, Илзирә Ибраһимова, Чулпан Арсланова һәм мин катнаштым. 3 сәгатьлек концерт, сәгать ярым эчендә тәмамланган кебек, сизелми дә үтте. Анда катнашкан артистлар да, тамашчылар да канәгать калды. Концертның режиссеры, сценарий авторы, Резидә апаның дусты Раил Рамазанов җырларны артистларның тавышына туры килерлек итеп сайлап  биргән.

Кичәдә минем 3 җырым яңгырады. Сиринә Зәйнетдинова «Бусага», Ләйсән Мәхмүтова «Серем булып кал» җырын башкарды. Раил миңа «Туганнарым» җырын Дилбәр Шәрәфиева (Резидә апаның сеңелесе) белән җырларга киңәш итте. Шөкер, бу дуэтыбыз тамашачы күңеленә хуш килде. Резидә апа белән еш аралашап яшәсәк тә, мин Дилбәрне беренче тапкыр сәхнәдә генә күрдем. Без җырны телефон аша гына өйрәндек. Дилбәр: «Булдыра алырмынмы», дип бик борчылды. Без аның белән сәхнәдә генә очраштык һәм миң аңардан ниндидер җылы энергетика килүен тодым. Ул Резидә ападан тәбәнәгрәк, әмма тавышы, күз карашы аныкы кебек. Чәчен дә бөдрәләткән. Мин аны янымда Резидә апа басып торган кебек хис иттем. 
Кызганыч, тавышы бетү сәбәпле, бу җырны Резидә апа яздырырга өлгерә алмый калды. Җырны тыңлагач:  «Ринас, бу җыр шикарно! Тавышым кайта башлады. Озакламый яздырам», – дигән иде. Тик өлгерә алмады. 
Концерт үзе бик җылы узды, җырчылар Резидә Шәрәфиева репертуарыннан җырлар башкардылар. Видеодан юбиляр үзе дә еш күренде. Тамашачылар һәр җырны  алкышларга күмделәр. Концерт беткәч тә, таралышмадылар. Финалга чыккач күзәттем, бер кеше дә залдан чыгып китмәде. Минем башыма бер уй килде: нигә тамашачылар артистларны исән вакытта тиешенчә хөрмәтләмиләр икән? Концерт куя башласаң, ахырда җырчы сәхнәдә җырлап торганда залдан чыга башлыйлар. Билет алып барасылары да килми. Ә вафат булгач, матур сүзләр сөйлиләр, искә алу концертларына билетлар калмый, залдан да чыгып чапмыйлар.  
Аллаһы боерса, Резидә Шәрәфиеваны искә алу концертлары 24 мартта Чаллыда, 25 мартта Минзәләдә уза. 

Фото Ринас Әхмәтовтан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: искә алу Ринас Әхмәтов Резидә Шәрәфиева РАИЛ Рамазанов