Ринас Әхмәтов: «Күңелем тула, күземә яшьләр тула»
Җырчы-композитор моның ни өчен шулай булуын сөйләде.
– Ураза тота башлаганыма 20 еллап. Һәрвакыт ифтар җитүгә, су эчсәм дә, финик белән авыз ачсам да, бер хәл була – күңелем тулып, күземә яшь килә. Янымда кеше булса, йөземне капларга туры килә, әмма тыелып булмый. Нәрсәдәндер, белмим. Мин моны үземчә Аллаһы Тәгаләнең уразамны кабул итүедер дип хис итәм. Быел аеруча җиңел бирелә, Әлхәмдүлилләәһ. Кайсыдыр елны кызу җәйдә 16-18 шәр сәгать ашамый-эчми торганны хәзерге кыска көннәрдә ураза тоту бик җиңел инде ул.
Рамазан ае хикмәтләренә килгәндә, күптән түгел шундый бер очрак булды. Авыз ачарга тормыш иптәшем, кечкенә кызым белән кафега килдек. Күрше өстәлдә өч хатын-кыз, бер 11 яшьләр тирәсендәге кызчык заказ бирергә официантны көтеп утыралар. Шунда ул өстәл янына тагын бер гаилә килеп басты. Баксаң, алар ул өстәлне алдан шалтыратып калдыруларын сораган икән. Безнең өстәлдә бу хатын-кызлар гына сыярлык урын бар иде, үзебезнең янга чакырдык. Алар барысы да, хәтта бала да, уразада булып чыкты. Заказ биргәч, официантның аларның ризыгын да, безнекен дә – барысын бергә миңа санаганлыгы ачыкланды. Шунда минем башыма уй килде: «Аллаһы Тәгалә миннән бу акчаларны башка юл белән алуы да мөмкин иде, ә бит бу рәвешле миңа савап та язылачак». Түләп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйттем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев