Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ринат Рәхмәтуллин хастаханәгә эләккән...

Кайсы җиренә операция булуын әйтмиләр.

Күптән түгел генә Казаннан Башкортостанга барганда аның хатыны чирләгән иде. Динара Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә тикшерелеп чыкты. 

Инде җырчы үзе хастаханәгә эләккән. Аңа операция булган. Бу хакта Ринат Рәхмәтуллин социаль челтәрләрендә сөйләде. 

«Дусларым, социаль челтәрләрне бераз ташлап торырга туры килде, чөнки операция ясатырга туры килде. Хәлләремне белеп, борчылып торганыгыз өчен рәхмәт. Аллаһ кушса, шушы көннәрдә эшләргә тотынабыз. Концертларыбызны Башкортостаннан башларга уйлап торабыз. Барыгызга да уңышлы көннәр. Ринат Рәхмәтуллин сафта, мин әле югалмаган, Аллаһка шөкер», – диде ул. 

Ул кайсы җиренә операция ясатуын әйтми. Йөрәге белән проблемалары булуы турында сөйләгәне бар иде. 

«Кичә Тәтешледә концерт куйдык. Биредә Хәния апабызны искә алдык. Музеена концертта файдалана торган бубенецлар, Рәхмәт хаты, бер тартма мини диск  һәм диск тапшырдык.  Концертыбыз уңышлы узды», – ди җырчының концерт директоры Раил Нуриев. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова Руслан КИРАМУТДИНОВ Динар Шарафутдинов Ринат Рәхмәтуллин