Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ришат Фазлыйәхмәтовның хатыны Эльмира: “Аерым яшибез, аерым йоклыйбыз!”

Соңгы вакытта җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов белән хатыны Эльмира (социаль челтәрләрдә аны Тәтишка буларак беләләр) арасындагы мөнәсәбәтләр турында төрле хәбәрләр йөрде.

Эльмира, бу хәбәрләргә үзе ачыклык керткән.

– Дуслар, әзрәк ачыклык кертеп, барлык гайбәтләргә нокта куясым килә. Без Ришат белән хәзер бергә түгел. Әллә арыдык бер-беребездән, әллә хисләр суынды - төгәл әйтүе авыр, тик бу факт. Аерым яшибез, аерым йоклыйбыз. Безне кайчак бергә күрүегез дә фәкать ябылып бетмәгән эшләр аркасында гына. Бүгенгесе көндә үз вазифаларымны башка кешегә тапшыру белән мәшгульмен.

Җылы мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык, эт белән мәче кебек аерылышмадык, ни дисәң дә иңне иңгә терәп, утын да, суын да бергә шактый кичтек. Ришатка рәхмәттән башка бер сүзем дә юк, хөрмәт итеп яшәде.

Горурлык күрсәтеп, барлык эшләр белән үзен генә калдырып китергә дә намусым рөхсәт итмәде, чөнки мин аның хатыны гына түгел, әле уң кулы да идем. Мин җаваплы кеше, башлаган эшемне бернигә карамастан ахырына кадәр җиткерәм - шуңа күрә бергә башлаган проектларны бергә тәмамларга сөйләштек.

“Тормыш булгач бар да була!” диләрме әле? Вәт шул. Безнең өчен борчылмагыз, икебез дә сау-сәламәт, ә бу иң мөһиме! Алда ни буласы бер Аллаһ кулында, – дип язган Тәтишка.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев