Ризат Рамазанов: «Өч ел урын өстендә яттым»
Әнием артыннан үкси-үкси елап калдым.
Чаллыда Зинира һәм Ризат Рамазановларның концерты булды. «Балачак» җыры алдыннан Ризат үзенең балачагында булган күңелсез хәл турында сөйләде.
«Әтием мине кечкенәдән спорт белән шөгыльләндерде. Бер көнне футболда травма алдым. Аягымны авырттырдым. Иртән торам аяк авырта, икенче көнне йокыдан торам аяк авырта, сызлый, елыйм. Әти-әнием район хастаханәсенә алып баралар, рентген төшерәләр. «Сезнең балагыз сау-сәламәт», – диләр. Бер ай эчендә 18 мәртәбә рентгенга төшергәннән соң, аксап йөри башлагач әни: «Болай булмый», – дип мине Казанга алып китте. Казанда табиблар тикшерделәр. Өлкән яшьтәге табиб әнинең колагына нидер әйтте. Шуннан соң әни елап җибәрде. Көз ае, Казан тимер юл вокзалы. Электричка көтәбез. Икебезнең дә күңеле тулган. Электричкага утырдык. Әни ике сәгать буе тәрәзгә карап елап кайтты. «Әнием ни булды? Ник елыйсың» дип сорыйм. Ул: «Улым, сиңа туган авылыңнан 600 км ераклыктагы шәһәрдә, 3 ел бездән, туганнарыңнан башка, урын өстендә ятарга туры киләчәк», – диде.
Мин шул вакытта әллә аңлап, әллә әнине юатыр өчен: «Әнием, син бер дә борчылма. 3 ел 3 көн кебек үтә дә китә ул», – дидем. 2 атнадан әйберләрне алып, әни белән хастаханәгә килдек. Монда бөтен кеше русча сөйләшә, ә мин татарча гына сөйләшә торган гади авыл малае. Палатага алып керделәр. Рус телендә сөйләшә торган 32 бала. Караватка яткырып бәйләп куйдылар. Әни елый, аңа карап мин елыйм. Әниемне чыгарып җибәрделәр, мин аның артыннан үкси-үкси елап калдым. 3 ел эчендә русча да өйрәндем, шунда ук укырга да кердем. Ләкин әти-әнине, туганнарымны сагыну, тизрәк аякка басу һәм туган авылым басуыннна ялан тәпи йөгерү теләге башымнан бер секундка да чыкмады», – диде ул.
Казанда дәвалану нәтиҗәле булган. Ризат Рамазанов хастаханәдән үз аягы белән чыккан. Укып, артист һөнәре алган. Бүгенге көндә алар хатыны белән үз тамашачысын тапкан, эстраданың матур гаиләсе булып, концертлар куеп йөриләр.
Фото видеодан скирншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев