Роза Сябитова оныгына мәчеттә исем куштырган
Шоу-бизнес

Роза Сябитова оныгына мәчеттә исем куштырган

Танылган алып баручы Роза Сябитованың оныгы туган. Шушы көннәрдә яңа туган сабыйга мәчеттә исем кушу йоласы узган.

Алып баручының кызы Ксения белән кияве Максимның кызлары тууына Сябитова бик шатланган.

Соңрак ул кызның ике исемле булачагын белдергән. Русча исеме - Мирослава икән. Татарча исемен төгәл әйтмәсә дә, яучы аның ике сүздән торачагын, беренче сүзе гөл икәнен искәрткән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев