Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Рушат Зиннәтов: «Мин авыл малае»

Күбрәк мәҗлесләр алып барырга күнеккән тел остасына легендар проектка алыну куркытмады микән?

«Пятачок»ны бу юлы Резидә Ганиева белән берлектә «Күңел» радиосы диджейы, тамада Рушат Зиннәтов алып барды. Күбрәк мәҗлесләр алып барырга күнеккән тел остасына легендар проектка алыну куркытмады микән? Үзеннән сорадык. 
– Рушат, үзең белән таныштырып кит әле, син кайсы яктан? 
– Тумышым белән Зәй районы Аксар авылыннан, бүгенге көндә Түбән Камада яшим. Тормыш иптәшем белән ике бала – кыз һәм ул үстерәбез. 

– Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, син еш авылда, маллар да тотасың. Ике арада йөрү арытмыймы?  
– Әтием вафатыннан соң, әнием авылда берүзе яши. Бүгенге көндә авылда мал асрау – ике кулга бер эш бит инде ул. Эмоциональ яктан арып кайткач, ул миңа ял гына бирә. Җәй көне бәрәңге үстерәбез, печән чабабыз. Социаль челтәрләрдә, дөрестән дә, авыл тормышын яктыртырга яратам. Халыкка да ул тансык, шул рәвешле язылучыларымның күңелләрен күрәсем килә. Мин кайда яшәсәм дә, кайда барсам да авыл малае булып калам. Моның белән горурланам. 

– Алып баручы булып ничек эшли башладың? Беренче банкетларыңны хәтерлисеңме? 
– Туганнан туган сеңлемнең туен танылган артистлар алып барды. Мин анда кунак буларак бардым. Минем юморга оста икәнемне белүче дусларым, туганнар: «Рушат, әйдә әле син дә осталыгыңны күрсәт», – дигәч, мин чыгып Айдар Галимов һәм Салават Фәтхетдиновка пародия ясап, яшь парларны котладым. Алып баручыларга минем чыгышым ошады. Алар аннары миңа үзләренең заказларын бирделәр, банкетта алып баручы буларак үземне сынап карарга тәкъдим иттеләр. Иң беренчесе – Самара өлкәсендә, икенчесе Кукмарада үтте. Менә шулай тамада булып киттем. Быел бу өлкәдә эшләвемә инде 13 ел, 4 меңләп мәжлес үткәрдем. 

– Рушат, бүгенге көндә тамадалар бик күп, кунаклар да бик таләпчән. Аларның күңелен күрер өчен, башкалардан аерылып торырга да кирәктер? 
– Әйе, кешеләрнең игътибарын яулау өчен хәзер шактый көч кую мөһим. Мин исә гадилегем белән алдырырга тырышам, артык кылану миңа килешми. Халык синең энергетикаңны сизә. Беренче тәнәфестә үк кунакларны психологик яктан өйрәнәм. Авыл җанлы булуны, мәхәббәт темасын халык һәрчак үз итә. Аларның халәтен тоемлап, якын туганнары кебек элемтә урнаштырып, шаяртып эшләп чыгу кирәк. Юморны мин үзенчәлекле итеп география белән дә бәйлим. 

– Рушат, башка тамадаларның мәҗлесләрендә утырганда үзеңне ничек хис итәсең? Үзең белән чагыштырасыңмы? 
– Мин алып баручыларны чагыштырып карамыйм. Һәркемнең үз стиле, үз программасы, ничек бар – шулай. Бәйрәмнең кәефе алып баручыга караганда күбрәк кунакларның үзләреннән дә тора. 

– Аеруча истә калган мәҗлесләрең бармы? 
– Программа бер төрле булса да, мәҗлесләр бер-берсенә ошамый. Чөнки килгән кунаклар төрле. Мәжлеснең үзенчәлеге төбәкләр белән дә бәйле. Узган җәйдә төрек-татар, кыргыз-керәшен, кыргыз-рус туйлары үткәрдек. Андый вакытта программага аларның гореф-гадәтләрен дә кертәбез, милли көйләрен куябыз. 

– Рушат, син 3 ел рәттән Фирдүс Тямаевның Яңа ел банкетларын да алып бардың. Тагын кайсы артистлар белән элемтәдә торасың? Йолдызлар белән эшләве авыр түгелме? 
– Салават Фәтхетдинов, Винера Ганиева, Фирдүс Тямаев, Ришат Фазлыйәхмәтов, Гүзәл һәм Илназ Баһавиевлар, Рифат Зарипов, Рамиль Галимҗанов, Илмира Нәгыймова, Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар белән эшләдем. Мин алып барам, алар җырлыйлар. Эстрада йолдызлары булгач, башта үзләренә куркыбрак карый идем, каушый идем. Хәзер инде күнектем. Шундый танылган артистлар белән эшләвемә якыннарым, бигрәк тә әнием бик сөенә, әтием дә бик нечкә күңелле кеше иде.  

– «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок» дигәч, күз алдына үзенең «Эх, Пятачоклары...» җыры белән алып баручы Илнур Гомәров килеп баса. Ә бу юлы «Кышкы пятачок»ны сиңа алып барырга туры килде. Бу тәкъдимне ничек кабул иттең? 
– Әлеге проектны халык ярата. Шуңа күрә курыкмыйча алындым. Алып баручы Резидә Ганиева белән эшләдем. «Пятачок»ка җор күңелле, биергә, күңел ачарга яратучылар килә, андый атмосферада эшләве үзе бер рәхәт. Рәхмәт сүзләре ишетү минем өчен зур горурлык. Миңа ышанып алып барырга чакырулары өчен зур рәхмәт. 
Айсылу Бикмөхәммәтова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнесс рушат зиннатов