Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов «Алтын Барс» премиясенә лаек булды

Җырчы моның өчен беренче чиратта тамашачыларына рәхмәтле.

Популяр җырчы Руслан Кираметдинов бүген 26нчы "Татар җыры" фестивалендә катнашты.

Илһам Шакиров исемендәге "Казан Экспо" килгән 3000 тамашачы "Мәтрүшкәләр"җырын башкарганнан соң Русланны көчле алкышларга күмде.

Җырчы бу җыр белән "Татар җыры"нда өченче "Алтын барс" статуэткасын алды.

"Руслан башта "Мәтрүшкәләр"не  минем стильдәге җыр түгел дигән иде. Зөлфирә Сәфәргалиева язган бу җырны музыкантыбыз  Батыр Сабиров эшкәртте.  Аранжировка ясаттык. Җиңел һәм дәртле җыр килеп чыкты. Тамашачы аны беренче башкарудан ук яратты. Марсель Мәхмүтов, Әбри Хәбриевлар белән берлектә клип та төшердек. Бу җырны бөтен җирдә яратып тыңлыйлар. Сорап җырлаталар.  "Бу җыр "атачак" дигән идем. Ялгышмаганмын. Русланга "Мәтрүшкәләр» җыры  өченче "Алтын Барс» статуэткасын китерде. Без моның өчен авторларга, музыкантларга, «Барс Медиа»га һәм яраткан тамашачыларыбызга рәхмәтле", – диде җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин. 

Фото Айдар Сәфәргалиннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

28

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Руслан КИРАМУТДИНОВ Барс Медиа "Татар җыры" Айдар Сәфәргалин Алтын барс