Руслан Кираметдинов авыр кайгы кичерә
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов авыр кайгы кичерә

Дусты мәңгелеккә күзләрен йомган.

Популяр җырчы Руслан Кираметдинов иҗади гаиләсенә кайгы килгән. Аларның Уфадагы дуслары Дамир вафат булган. 

- Дамир Уфага килгән күп артистларны матур итеп каршы ала һәм озатып җибәрә торган изге күңелле, ярдәмчел кеше иде. Һәрвакыт булыша иде.  Кызганыч, 36 яшендә мәңгелеккә китеп барды. Сәбәбе - йөрәк авыруы. Гомерләр бик кыска, кадерен белик.  Дустыбызның урыны җәннәттә булсын. Бик авыр ... Анда да яхшы кешеләр кирәктер инде, - диде моңсуланып, "Шәһри Чаллы" газетасы журналистына җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем-китем Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА

Нет комментариев