Руслан Кираметдинов популяр җырчының җырын урлаган?!
Без моңа ачыклык керттек.
Интернет челтәрләрендә Руслан Кираметдиновның Әлфинә Әзһәмова репертуарындагы «Гомерең үтәр инде» җырын башкарган видео чыкты. Тамашачылар Руслан Әлфинәнең җырын урлаганмы дип сорыйлар. Мәсьәләгә җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин ачыклык кертте.
– Фирзәр Мортазинның «Гомерең үтәр инде» җырын Әлфинә Әзһәмова җырлаган иде. Без аны авторлардан, Әлфинә ападан сорап алдык. Барсы да килешеп эшләнде. Документаль яктан рәсмиләштердек. «Без яраткан юл» дип исем дә бирдек. Яңа аранжировка ясадык.
– Җырларны сатып аласызмы?
– Әйе. Фирзәр абый бушка диярлек бирде. Ул җырларны бөтен җырчыга да бирми. Авторлар җырны 30 000-100 000 сумга сата. Бәясе 30 мең сумга кадәр булса, җыр бушлай санала инде.
Айдар Сәфәргалин белән тулы әңгәмәне «Шәһри Чаллы» газетасының киләсе саннарының берсендә укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев