Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдинов тик ятмый

Статистика, ягьни җырның күпме тыңлануы, никадәр яратып кабул ителүе 3 айдан билгеле булачак.

Җәй  башлану белән  шәһәрдәшебез, популяр башкаручы  Руслан Кираметдинов тыңлаучыларына композитор Гүзәлия һәм шагыйрә Рәзилә Юсупова иҗат иткән «Томан» җырын тәкъдим итте. 

“Хәзер ул әлектрон мәйданчыкка урнаштырылды. Статистика, ягьни җырның күпме тыңлануы, никадәр яратып кабул ителүе 3 айдан билгеле булачак”, - диде җырчының концерт директоры Айдар Сәфәргалин.

Русланның икенче яңа жыры – Сиринә Зәйнетдинова белән дуэты «Бер җылы сүз» дип атала. Н. Нәҗми сүзләренә Р. Хәким иҗат иткән җыр Хәния Фәрхи репертуарыннан. Руслан аны беренче тапкыр Хәния Фәрхинең туган көнендә - 30 майда Казанда үзенең концертында янгыраткан. 

Сүз уңаеннан, Руслан Кираметдинов репертуарында илледән артык  җыр бар. Сонгы елларда иң популяры – “Сөюеңне аңларсынмы?” (Б. Шәрипов көе, С. Хәйруллина сүзләре). Хитны  240 мең кеше тыңлаган. Икенче урында – «Ничек җырламый түзим соң?» (Ф.Сәйфетдинов көе һәм сүзләре). Аны тыңлаучылар саны 140 меңнән артык. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

33

0

0

1

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес