Руслан Кираметдиновның бәхете бар
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдиновның бәхете бар

Җырчы шәхси тормышы турында хәбәр итте.

Татар эстрадасының популяр җырчысы Руслан Кираметдинов соңгы елларда тамашачыларын иҗаты белән сөендерә. Аны татарлар яшәгән төбәкләрдә уза торган мәдәни чараларга еш чакыралар. 

Моңлы җырларын да, үзен дә ярата тамашачы. Еш кына: «Кайчан өйләнәсең?» – дип тә сорыйлар. Әмма җырчы шәхси тормышы турында сөйләргә яратмый. Ә менә шушы көннәрдә ул үзенең социаль челтәрләрдәге битенә бер кыз белән төшкән фотосын куеп: «Бәхетемә минем көнләшмәгез», – дип язды. 

Фото: скриншот 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА

Нет комментариев