Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Руслан Кираметдиновның сөенече бар

Аны министрлыкта бүләкләделәр.

Татар эстрадасының популяр җырчысы Руслан Кираметдинов тормышында шатлыклы вакыйга. Ул Татарстан мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 

Әле бүләкне аңа мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырды. 

Руслан  

әлеге бүләккә балаларча сөенгән. 

«Горурлык хисләре кичерәм. Татар теленә, җырына мәхәббәт тәрбияләгән әти-әниемә, укытучыларга, иҗатымны яраткан тамашачыларга, хезмәтемне бәяләгән җитәкчеләргә рәхмәт. Казандагы икенче концертыбызны күтәренке кәеф башларга җыенабыз", – ди. 

"Руслан Кираметдинов мәктәптә укыганда ук безнең белән җырлап йөрде. Ул "тере" тавышка җырлый. Тавышы моңлы, бик тырыш егет. Дәүләт бүләгенә лаек, өметле җырчыбыз. Без гаиләбез белән аның өчен сөенәбез. Мондый бүләкләр өстәлеп торсын!"- ди Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Әхмәтшина. 

Асия ханымның теләкләренә без дә кушылабыз, Русланга иҗади уңышлар телибез!

Фотолар Айдар Сәфәргалиннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният артистлар Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА Айдар Сафаргалин