Салават Фәтхетдинов страусына Ришат дип исем кушты
«Аның күзләре дә синекенә охшаган», - ди.
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллин туган ягы Карамалы-Гобәй авылында хәйрия концерты уздырды. Анда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та кайтты. Ришат сәхнәдәшен бүләксез калдыра алмаган.
- Рәхмәт сезгә, Салават абый, тыңлап килдегез. Мин беләм, синең зоопаркың бар, андагы һәр хайванга артистларның исемен биреп чыктың.
- Әле синең исемең юк.
- Мин башта кәҗә бәтие бүләк итмәкче идем. Аңа Ришат дип кушамат бирсәгез, үземә ошамас дип уйладым. Шуңа күрә сезгә бу бүләкне сайладым. Исемен кем дип кушасын беләсез.
- Сөбханалла, җанкисәккәем, бәләкәч страус. Телисеңме, теләмисеңме – моның исеме Ришат инде. Миндә ике кәҗә бар. Шулчаклы тавышлары ямьсез, «тозсыз» кычкыралар. Берсенең исеме Элвин Грей, икенчесе – Марат Яруллин. Бу инде моңлы кош.
Бик матур авыл төзеп куйдым, күңелем булсын дип. Мин авылдан киттем, авыл миннән китә алмый. Бу безнең зоопаркта иң кадерле кошларның берсе булыр. Аның күзләре дә синекенә охшаган.
«Страус электән моңлы кош булды инде күңелләрдә. Хәзер бу кошка иптәшкә «Алия»сен табарга кирәк инде», – дип өстәп куя әңгәмәне алып баручы Айрат Ильясов.
Видеодан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев