Салават Миңнеханов: «Тормышымда бары тик өч тапкыр гына еладым!»
Шоу-бизнес

Салават Миңнеханов: «Тормышымда бары тик өч тапкыр гына еладым!»

«Гүзәлемнең әти-әнисе миңа 56 сутый бәрәңге җире казырга кушканнар иде! – ди уены-чыны белән бергә җырчы.

Татар эстрадасы йолдызы Салават Миңнеханов социаль челтәрләрдә «Сорау-җавап» рубрикасы оештырган. Җырчының язылучылары аннан «Елаганыгыз бармы?» дип кызыксынганнар.

– Әйе, бар! Ир-ат булуыма карамастан елаган булды. Беренчесе, Гүзәлемнән кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач һәм аның «өйе» дип әйткәнендә. Икенчесе, кызыбыз Мәдинә тугач. Өченчесе, Гүзәлемнең авылы Бишмунчага кайткач булды. Анда аның әти-әнисе миңа 56 сутый бәрәңге җире казырга кушканнар иде! – дип, уены-чыны белән бергә сөйли Салават.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес

Нет комментариев