Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Шоу-бизнес

Салаватка Татарстанда калырга кемнәр булышкан?

Бу хакта артист үзе әйтте.

 Татарстанның халык артисты, респбликаның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов Башкортостан егете. Ул Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтын тәмамлагач, туган ягына китмәкче булган. Ләкин Арча егете, Татарстанның халык артисты аның юлында очраган һәм Салаватны Татарстанда калырга димләгән. 
«Без аның белән Казан Дәүләт мәдәният, сәнгать институтында укыганда танышкан идек. Укып бетергәч ул туган авылы Аксәеткә физкультура укытучысы булып эшкә урнашкан иде. Икеләнеп торганда минем янга килде. Без Вәсим Әхмәтшин белән бергә аны Чаллыга чакырдык.  Җитәкчлеәр белән очраштырып торак мәсьәләсен хәл иттек. Башта «малосемейка» бирделәр. Талантларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер  торган җитәкче Шамил Закиров белән таныштырмаган булсам, Салават бүгенге дәрәҗәгә ирешә алмаган да булыр иде, бәлки. Чөнки үз вакытында мин аны кирәкле кешеләр белән очраштырдым. Төркемендә озак еллар алып баручы булып эшләдем. Хәзер үземә исем китә: ничек эстрада белән театрда эшләдем икән? Булат кына түгел, Тимербулат булганмын инде», – диде Булат Сәлахов.  
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы театры татар эстрадасы йолдызлары Салават Фәтхетдинов Булат Салахов