Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Сәрия Нәбиуллина тамашачыларны сызгырып уяткан

Халык артисты Равил Шәрәфиев янына килеп мактаган.

Казанның «Сәйдәш» мәдәният йортында Татарстанның атказанган артисты, Мамадыш сандугачы Гөлнәзирә Талипованың концерты үтте. «Халык җәүһәрләре» проекты кысаларындагы чара аның 75 яшьлек юбилеена багышланды. Концертта Гөлнәзирә ханымның якташлары, республиканың төрле почмагыннан килгән иҗатташ дуслары, шул исәптән шәһәрдәшебез Сәрия Нәбиуллина да катнашты. Аннан тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.  

- Концерт өчен үзем бик яратып башкара торган, күңелле «Авыл көе»н (Сагыну) сайлаган идем. Зал тулы иде. Сызгырып та җибәргәч, гөр килделәр. Соңыннан әйтүләренчә, бөтен зал «уянды», көчле алкышладылар. Гөлнәзирә ханымның улы Фәнис тә «бу сезнең фишкагыз» ди. Чыннан да сызгыру бу җырга килешә.. Күңелем бик булды. Чараны Динә ханым алып барды, аның тормыш иптәше Рафаэль белән сәхнә артындагы җылы, тыныч мөнәсәбәтләренә сокланып кайттым. 

Фәһимә Җәләлова дигән подписичгым белән интернет аша гына таныш идек, ул һәрвакыт миңа лайклар куя, котлый. Фотога төшәр өчен фойега чакырды. Чыкканда каршыма Равил абый Шәрәфиев чыгып килә. Кулымнан кысып «Молодец» диде. Аның белән дә фотога төштем, Фәһимә ханым белән дә. Гөлнәзирә Талипованың якташлары буларак чакырылган Миңгол Галиев, Георгий Ибушев кебек зур шәхесләр, яшь, талантлы җырчы, шулай ук Мамадыш кызы Гөлсирин Абдуллина белән дә фотога төштем.  

 

Мондый проектлар дәвамлы булсын иде, чөнки үз эченә йомылып калган үзешчәннәр бар, аларны халыкка чыгару бик кирәкле эш. 
Барганда ничек кайтырмын, кунасы булса, кайда булырмын дип борчылган идем. Зәй районы Бигеш авылындагы балалар йортында үскән бергә укыган классташым Ризәлә үзенә чакырды.Тик баш тартырга булдым, Мамадышка чаклы булса да кайта торырмын дип Гөлнәзирә Талиповага кушылдым. Алар үзләренә кунарга чакырды. Икенче көнне кайтып киттем. 

Миңа 20 октябрьдә 64 ел тулды. Киләсе елга, 65 яшем тулуга улым, тавыш режиссеры Илсур Нәбиуллин белән матур чара уздырырга ниятләп торабыз.

Сәрия Нәбиуллинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев