Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Шоу-бизнес

Сәрия Нәбиуллина турында тапшыру төшерделәр

Шәһәрдәшебез проектта катнашуыннан тәэсирләре белән бүлеште

Шушы көннәрдә ТНВ каналында «Әниемнең җылы кочагы» тапшыруы эфирга чыкты. Аның чираттагы чыгарылышы шәһәрдәшебез, җырчы, 39 ел буе авыру баласын тәрбияләгән Сәрия Нәбиуллинага багышланды. Сәрия ападан әлеге проектта катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.

“Лилия Муллагалиева ярдәмчеләре белән килеп төшерде. Мин аларга бик рәхмәтле, чөнки бөтен Татарстан карый бит ул тапшыруны. Хәзер уйланып утырам, әнкәй турында бик күп әйтәсе сүзләрем калган икән. Вакытында комбайнер булып эшләгән, тракторлар йөрткән, басуда эшләгән, депутат та булган ул! 

 Юбилейлар, туйлар, никахлар үткәрергә барганда мин Аллаһы Тәгаләдән сорыйм, Раббым, тел ачкычлары бир, дим. Һәм мин аның ярдәмен, зиһенемне ачканын тоям. Ә интервью вакытында никтер югалып калдым, гел елыйсы килде.
 Шулай да караган кешеләрдә тапшырудан бик җылы тәэсирләр калган. Улым да мактады, иремә дә ошады.”39 ел күргәннәреңне 20  минутта кыска гына итеп сөйләгәнсең” диделәр. Кодагыема бер танышы язып җибәргән. Сәрия ханымның җырлаганын болай да ярата идем, ләкин авыру бала тәрбияләгәнен белгәч, хөрмәтем тагын да артты, дигән. 

Шушы сынауларга карамастан,  Сәрия Нәбиуллина дигән хөрмәтле исемемә ирештем, шуңа бик шатмын. Ни гаҗәп, ул вакытлар авыр булса да сагындыра, чөнки улым Илнурым, абыемнар исән  иде. Әлбәттә, барысын да сөйләп бетерерлек тә түгел, сөйләргә ярамаган нәрсәләр дә күп инде ул, тик Аллаһы Тәгалә барысын да күрә.

Йомгаклап әйткәндә тапшыруда авырлыкларны бергәләп җиңәргә кирәк дигән фикерне җиткерергә тырыштым” дип уртаклашты Сәрия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев