Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Синең абыең бит, чардуганны үзең куй!

«Энекәшләр, әтиегезгә  чардуган белән таш куярсыз, без дә булышырбыз», – дип авызымны ачкан идем. «Фәрит абый син куярсың инде, әти синең бертуган абыең бит ул», – диделәр.

Бертуган абыемның балалары шундый булыр дип һич уйламый идем. Апрель башында гомер буе нефть компаниясендә эшләгән абыем вафат булды. Бөтен шартын үткәреп соңгы юлга озаттык үзен. Җиңги өчесен, җидесен үткәрде. Ике малай тәрбияләп үстерделәр. Абыйның гаиләсенә эшләгән урыныннан финанс ярдәме күрсәткәннәр. Малайларының хезмәт коллективларында да ярдәм кулы сузганнар. Абыйның җидесенә кайткач: «Энекәшләр, әтиегезгә  чардуган белән таш куярсыз, без дә булышырбыз», – дип авызымны ачкан идем. «Фәрит абый син куярсың инде, әти синең бертуган абыең бит ул», – диделәр. Шаккаттмалы хәл. Кызганыч, мондый хәлләр бездә генә түгел икән. Хатыным: «Хәзер күп балалар шундый, аеруча зур урыннарда эшләүчеләргә еллар буе чардуган да куймыйлар», – дигәч тагын да куркынычрак булып китте. Киләчәк буынга өмет елдан-ел кими бара. Әллә безгә дә Шри-Ланкадагы сыман вафат булган кешенең каберенә агач утырту гадәтен кертергә микән дип уйланам, шул агачка мәрхүмнең исеме фамилиясен, туган һәм вафат булган елларын гына язасың... Бер-берсеннән уздырып, таш, һәйкәлләр куйганчы, агач утырту исәннәргә файдалы, ә мәрхүмнәр теге дөньяда тигез булырлар иде...

Фәрит Садыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар