Сиринә Зәйнетдинова: «Әтием үзе турындагы җырны елый-елый тыңлады»
«Бер айдан әти китте. Истәлеккә видеосы калды», – ди җырчы.
Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова «Шәһри Чаллы»дан -Пятачок» проектының чираттагысын үзенең матур җырлары белән бизәргә җыена. Чаллыга килер алдыннан без җырчы белән иҗат, шәхси тормышы турында сөйләшеп алдык.
– Сезне әти кызы диләр. Әтиегез җитди өлкәдә эшләгән. Сезнең җырчы һөнәрен сайлавыгызга әти-әниегез каршы булмадымы?
– Без, өч кыз, мәхәббәтле гаиләдә үстек. Мин – беренче бала. Холкым, кыяфәтем белән дә әтиемә охшаганмын. Әтием полициядә эшләсә дә баянда уйнарга, җырларга ярата иде. Пешекче булып эшләгән әнием дә моңлы кеше, җырларга ярата. Әтием 10 ел йөрәк авыруы белән авырды, инсульт кичерде, шикәр диабеты да бар иде. Без аны Казан хастаханәләренә йөртеп, сәламәтлеген гел кайгыртып тордык. Әмма ковид белән чирләү нәтиҗәсендә әтибез көтмәгәндә китеп барды. 19 ноябрьдә минем Казанда концертым булырга тиеш иде. 16 ноябрьдә әтием өзелде... Концертны күчерергә туры килде. Менә 4 ел инде без әтисез. Әтием гомеренең соңгы көннәренә кадәр минем җырчы булуым белән горурланып яшәде. Алар икесе дә минем җырчы булуымны теләделәр. Аллаһка шөкер, теләкләренә ирештеләр. Әти-әнием радио, телевидениедән җырымны ишетсәләр, җылы сүзләр әйтеп, иҗатка канатландырып тордылар.
– Вафаты алдыннан, күңелегез сизенгән кебек әтиегезне видеога төшергәнсез...
– Әйе. Әти-әнием кече сеңелем Илзирәнең улы Даниярны карашырга Казанга килеп йөри иделәр. Әтием вафат буласы елны октябрь башында килделәр. Әтием машинада утыра. Мин Гөлнур Айзатуллина сүзләренә Зөфәр Хәйретдиновның «Әтием кочагы» җырын яздырган идем. Анда: «Өч кызым – өч бәхетем» дигән сүзләр бар. Җырымны әтигә тыңлаттым. Ул күз яшьләрен тыя алмады, елады. Үзе турында җыр яздыруыма сөенде. Мин әтигә видеода төшәргә тәкъдим итте. Ул: «Кызым, сөйләшә дә алмыйм. Кирәкмәс», – диде, чөнки инсульттан соң сөйләшүенең рәте юк иде. Минем: «Матур итеп баянда уйнап кына утыр инде», – диюемә: «Уйный да алмыйм, вакыт юк, сарымсак утыртасы да бар», – диде. Гел карышты. Әмма мин аны видеога төшергә күндердем. Бер айдан әти мәңгелеккә китте. Бу видео әтиемнең матур истәлеге булып калды.
Фото Сиринә Зәйнетдинова рөхсәте белән бирелде.
Әңгәмәнең туолы вариантын «Шәһри Чаллы» газетасының «Пятачок» кушымтасыннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев