Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Сиринә Зәйнетдинова Хәния Фәрхинең дустын елаткан

«Түзә алмыйча залдан чыгып киттем», – ди Гөлшат ханым.

Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова концерт турын Нефтекама шәһәреннән башлап җибәрде. Бу шәһәрдә аның тәүге концерты, тамашачылар алдында тәүге имтиханы. 

Сиринә Зәйнетдинова артист эшчәнлегендә беренче тапкыр тулай торакта булган. Нефтекама машина төзүчеләр көллияте тулай торагында аның иҗат төркемен Хәния Фәрхинең ахирәт дусты Гөлшат Мөбәрәкова тәмле ризыклар белән каршы алган. 

«Хәниянең вафатыннан соң бер концертка да барганым юк иде. Бик матур, тетрәндергеч концерт булды. Сиринә дә Хәния кебек егетләр арасында кояш кебек балкып, моңлы җырларын башкарды. Хәния репертуарындагы «Балаларга фатиха»  һәм «Саумы, бәхет» җырларын җырлаганда күз яшьләремне тыя алмадым. Залдан чыгып китәргә туры килде.  Бүген дә елыйм әле. Соңгы елларда мондый затлы концертны күргәнем юк иде.  Бу җырчының киләчәге бар», – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы журналистына.

Сиринә Зәйнетдинова һәр җырын алкышларга, үзен чәчәкләргә күмгән тамашачыларга һәм машина төзүчеләр көллияте директоры Радус Әхмәтшинга рәхмәтле булуын әйтте. 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәния Фәрхи Әнвәр Нургалиев Ился Бәдретдинова Сиринә Зәйнетдинова