Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Сканворд башны эшләтә

Сканвордлар, кроссвордлар һәм табышмаклар чишүне акыл ияләре баш мие эшчәнлеген яхшыртуның бик шәп чарасы дип исәпли. Баш миебезне тизрәк эшләтү өчен тагын ниләр файдалы соң?

Күзәтергә өйрәнегез. Моның өчен көне буе вак-төяк әйберләргә игътибар итеп йөрегез. Мәсәлән, бөтен җирдән кызыл төстәге әйберләр эзлә.

Кулыгызны алыштырыгыз. Әгәр уңагай булсагыз, берәр эшне сул кул белән эшләп карагыз. Бу ысулны, әйтик, теш чистартканда да, чәч тараганда да, компьютер тычканын тотканда да кулланырга мөмкин.
Картина, фотоларны астын өскә әйләндереп элегез.
Позитив фикер йөртегез.
Баш миенә файдалы ризыклар ашагыз (чикләвек, балык һ.б).
Тамагыгыз туйганчы ашамагыз, һәрчак карыныгыз туеп бетмәгән хис калсын.
Физик күнегүләр ясагыз.
Аркагызны туры тотыгыз.
Күп итеп су эчегез.
Тирән итеп сулагыз.
Рәхәтләнеп көлегез!
Киемегезне, стилегезне алыштырыгыз.
Тирә-юнегезне үзгәртегез, яңа кешеләр белән танышыгыз, җиһазларның урынын алыштырыгыз.
Языгыз! Бу хикәяләр дә, вак-төяк язмалар да булырга мөмкин.
Кешеләрнең исемнәрен исегездә калдырыгыз.
Медитация белән шөгыльләнегез.
Телевизор карамагыз.
Табигать белән бер сулышта яшәгез.
Төшләрегезне язып барыгыз. 
Көн дә яңа маршруртлар буенча йөрегез.
Сүзлек запасыгызны арттырыгыз.

Тукай районының Иске Байлар авылында яшәүче, башваткычлар төзүче Гөлфинә Шакирова белән якыннан моннан танышырга була.

Фото: irkutskinform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев