Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Танылган дальнобойщик–җырчы: “Миңа сәхнә кирәкми дә” - ФОТОЛАР, ВИДЕО

Татар халкы – талантларга бай милләт. Горурланырлык шагыйрьләр, җырчыларыбыз күп безнең. Халкыбыз арасында яшерен талантлар да шактый. Ерак юлларга йөрүче, гармунчы, җырчы – күпкырлы талант иясе Равил Гәрәев әнә шундыйларның берсе.

Беренче тапкыр Равил Гәрәевның матур итеп җырлаганын «Татарстан яңа гасыр» каналындагы «Җырлыйк әле» тапшыруында ишетеп, хәйран калган идем. Ул талантлы булуы өстенә зыялы да, тыйнак та кеше булып чыкты.

Балык Бистәсе районы Сатлыган авылы егете 3нче сыйныфта укыганда ук гармунда уйнарга хыялланган. Бу хыялын тормышка ашыру өчен, күрше авылларга йөреп, гармунда уйнарга өйрәнгән ул. Хәзер ерак юлларда йөргәндә аның гармуннары юлдашлары да, дуслары да. «Тиздән ерак юлларга йөрүемә 19 ел тула. Бөтен тормышым машинамда үтә. Шунда, кечкенә газ плитәсендә,   ашарга пешерәм. «Тула», «Чайка» гармуннары һәрвакыт янымда. Кайсы вакытта товарны бик озак көтәргә туры килә. Гармунымны кулыма алып, җырлап җибәргәч, кәефләрем күтәрелеп китә. Аларны видеога яздырып, социаль челтәрләргә дә куям. Халыктан җылы фикерләр ишеткәч, тагын да рәхәт була.

Язмам героен гармун һәм юллар гомере буена озатып йөри. Армиядән кайткач, автобус йөртә ул, аннары «КАМАЗ» машинасында Россия, БДБ илләре буенча йөк ташый. Бервакыт, ял иткән вакытта, видео төшереп, дуслары, туганнарына җибәргән. Матур җыр, ватсап аша таралып, скрипкачы Динә Закировага да барып җитә. Шуннан соң, талантлы гармунчы һәм җырчыны «Җырлыйк әле» тапшыруына чакыралар.

«Һәр көнне керәсең төшемә» җырын башкарып, ул тапшыруның иҗат төркемен, телевизор караучыларны үзенең талантына гашыйк итә, тапшыруның җиңүчесе була.
«Мин Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов репертуарындагы җырларны яратып җырлыйм. Кайда гына чыгыш ясасам да, аларны тамашачылар җылы кабул итә. Миңа зур сәхнәләр кирәкми дә. Гармунымны кулыма алып, теләсә кайда концерт куя алам. Шуннан ләззәт алып, бүгенге тормышымнан канәгать булып яшим», – ди Равил абый. 

Командировкадан кайткан чагы булса, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева оештырган чараларда катнаша. «Равилне күптәннән беләм. Ул ихлас, тыйнак, гади. Җырларны моңлы һәм халыкчан итеп башкара. «Мин микрофонсыз, тамашачыларның күзенә карап, җырларга яратам», – дип, тамашачыларны моң бишегендә тирбәтә. Җырларны үзәкләргә үтәрлек итеп башкарып, яралы җаннарны дәвалаганын үзе сизми дә кала», – ди Гөлзада ханым. 

Равил Гәрәев – халык арасыннан чыккан самородок. Аның моңлы тавышын, талантын, гади тамашачылар да, шагыйрьләр дә югары бәяли. «Яшәү яме» җырын башкаргач, шигырь авторы Гөлнур Айзәт аңа: «Чын йөрәктән уйнап, җырлап, җырыма хөрмәт белән караганың өчен Равил бик зур рәхмәт сиңа. Юлларда исән-сау йөр. Җырларың юлдаш булсын», – дип язган.  

Җырлары юлларда гына түгел, шәхси тормышында да төп юанычы аның. Чөнки бәхетле булырга дип яшьли  корган гаилә тормышы барып чыкмаган.  Үзе кебек талантлы беренче хатыны белән «характерлары туры килми».  Ярый, бәхетенә улы һәм кызы бар, оныклары үсеп килә. Ерак юллардан кайтып кермәгәч, алар белән еш очраша алмый, әлбәттә. Икенче тапкыр бәхетен башка милләт вәкиле белән сынап карый ул. Тик картлыгын күз алдына китереп: «Фатирның бер почмагында хатының чукынып, икенчесендә син намаз укып утырсаң...», – дип 5 елдан артык яшәгәч, аерылыша. Бәхетенә,  дус, туганнары белән тату яши ул. 

Нечкә күңелле, хисле кеше булса да, Равил Гәрәев тормыштан зарланмый. Хәер, аның моңа вакыты да юк. Юлларда да, командировкадан кайткан вакытларында тамашчылар белән очраша ул. Казанда Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров концертында чыгыш ясап, башкала тамашачысын үзенә гашыйк иткән иде инде. Хәзер 28 мартта Казанда филармониянең концерт залында булачак Р.Ваһапов фондының «Халык җәүһәрләре» проектында катнашырга әзерләнә. Аның бу юлы да халык мәхәббәтенә күмелүенә иманым камил. 
Чаллыбыз җәүһәре – Равил Гәрәевның җырлы-моңлы юллары хәвеф-хәтәрсез булсын. Җыры һәм гармуннары белән, борчулы тормышыбызны бизәп, озак яшәсен иде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең кешеләр