Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татар эстрадасы җырчысына бик кыйммәтле бүләк ясаганнар

«Мин бәхетле», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Җырчы Лилия Гыйматдиновага кыйммәтле бүләк ясаганнар.

«Без барыбыз да төрле. Тормышыбыз да төрле. Кемдер балачактан барлык белән яши, кемдер бары тик үскәч кенә үзенең хыяларын тормышка ашыра башлый.

Тормышка да һәркемнең үз карашы. Һәр кешенең киләчәккә үз планнары. Кемдер бәхете хакында сөйләми, кеше сүзеннән һәм фикереннән курка. Ә кемдер үзенең хисләре белән уртаклаша. Без барыбез да төрле, һәм бу – гадәти күренеш. Ә мин бу бәхетле мизгелләремнең үземнең лентамда сакланып калуын теләр идем. Тагын бер хыялым тормышка ашты. Мин бәхетле», – дип яза ул социаль челтәрдә.

«Хатын-кыз – кайтаваз кебек. Аның белән ничек эш итәсең, шундый ук булып кире кайта. Рәхмәт. Яратам», – дип машина бүләк итүчесенә рәхмәт сүзләрен дә җиткергән җырчы.

фото: Фото: © социаль челтәрләр

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев