Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татар җырчысы әнисен дә югалткан

Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Җырчы Люция Мусина, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның хатыны, гаиләсендә күңелсез хәл булган.

Аның әнисе мәңгелеккә китеп барган. «Урының оҗмах түрләрендә булсын. Ышанырлык түгел.  9 июльдә әнием бу дөньядан китте», – дип язган җырчы үзенең социаль челтәрендәге битендә.

Люция Мусинага кайгыны күп күрергә туры килгән. Аңа бер яшь вакытта Альберт абыйсы  4,5 яшендә яман чирдән үлгән.

2021 елның 18 гыйнварында 73 яшендә әтисе дә, яман чирдә вафат булган.  «Әти озак чирләмәде. Ашказанына зарлангач, анализлар тапшырдык, көз көне әтидә яман чир икәнен белдек. Үзенә «язва» белән авырыйсың, дидек. Табиблар яман чирнең дүртенче стадиясе диделәр. Изге күңелле кеше булгангадыр инде, әти урын өстендә азапланып ятмады. Бик тиз китте», – дигән иде җырчы үзенең бер әңгәмәсендә. 

Фото видеодан скриншот. (Җырчының әнисенен соңгы фотосы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем Рөстәм Закиров Люция Мусина