Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев туган көнен билгеләп үтә

Җырчы күпкырлы иҗади эшчәнлек алып бара.

Бүген Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Мөдәрис улы Газиев туган көнен билгеләп үтә.

Ул 1960 елда Авыргазы районы, Корманай авылында дөньяга килә. Җырчы күпкырлы иҗади эшчәнлек алып бара. Татар, башкорт һәм рус халык җырлары, хәзерге заман композиторлары әсәрләре һәм романслар аның репертуарында төп урынны били.
Идрис Мөдәрис улын ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык һәм яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортостанның халык артисты Зифа Нагаева да татар халкынын абруйлы улы, Аургазының горурлыгына ихлас теләкләрен юллады.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Идрис Газиев Зифа Нагаева