Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татарстанның халык артисты вафат

Ире, талантлы артист Николай Юкачев моннан берничә ел элек мәңгелеккә күзләрен йомды. Театр училищесында укыганда танышып, матур гаилә коралар алар. Николай яшьтән йөрәк чире белән интеккән хатынын кадерләп, саклап кына яши. Тик көннәрдән бер көнне сау-сәламәт ирне инфаркт аяктан ега, аннан тернәкләнгәч, яман чир аны вакытыннан алда гүргә кертә.

Көн туды исә кайгылы хәбәр. Яраткан җырчыбыз Айгөл Бариеваның ире Линар Юсиповның вафатыннан айнып өлгермәдек, инде Г.Камал театрының талантлы артисты, Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева 63 яшендә вафат булган. « Раушаниябез яшьтән йөрәк чире белән интеккән, ике тапкыр катлаулы операция кичергән иде. Театрда бик күп матур рольләрдә уйнады. Быел сезон ябылганда хәле начарланып киткәч, табиблар чакырган иделәр. Панкреатит борчыган булган. Тикшерүләр үтеп, хәле әйбәтләнгәч, санаторийга киткән. Бик ачык, әйбәт кеше иде. Яшь килеш китте. Кызы Светланга Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен», – ди хезмәттәше, Татарстанның халык артисты Зөлфирә Зарипова.

Раушания ханым ире Николай белән бер кыз үстерде. Ире, талантлы артист Николай Юкачев моннан берничә ел элек  вафат булды.

Раушания ханымның да йөрәге авырта иде. Ике тапкыр операция кичерде.

Артистның вафаты уңаеннан, Г.Камал театры кайгынамә урнаштырды. «Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», – дигән юллар бар.

Раушания Юкачеваны соңгы юлга озату иртәгә 10.00 сәгатьтә  Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында үтәчәк. Узган ел ул театрдан туганы, Татарстанның халык артисты Айдар Хафизовны соңгы юлга озаткан иде. Рухлары шат, урыннары җәннәттә булсын.

Фото шәхси архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: артистлар Г. Камал театры.