Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Татарстанның халык артистына кайгы килгән

Аның якын дусты үлгән.

Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, бик күп популяр җырлар авторы Зифа Нагаева туган якларына кайгылы хәл уңаеннан кайтуын хәбәр итте.

- Районга, туган якларга шатлык белән генә түгел, кайгылар белән кайтулар да чиратлый. Кичә Авыргазыбызга, Республикабызга хезмәте белән бик зур өлеш керткән, 100 процент гомеремне бергә үткән дустым Галинур Мөлековны соңгы юлга озаттык", - диде ул. 

Зифа ханым якын дустына багышлап шигырь язган.

Ярсу атлар кебек чабып үттең гомереңне.

Туган да ук белгәнсеңдер еракларны күререңне.

Данлы үттең, хезмәт белән исбат итеп,

Бу дөньяда килде-китте кеше түгелеңне.

Җан дусларга, балаларга, туганнарга, сөйгәнеңә, гаиләңә,

Ил итмәккә, туган җиргә мул өләштең

Җан җылысы бүлемеңне,

Ярсу атлар кебек чабып үттең гомереңне.

Матур үттең, шанлы үттең, җырлап үттең гомереңне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр Зифа Нагаева үлем-китем