Техас штатында мәктәптә атыш
Шоу-бизнес

Техас штатында мәктәптә атыш

Техасның көньягында башлангыч мәктәптә атыш булган. Нәтиҗәдә 21 кеше – 18 бала һәм өч олы кеше үлгән.

Атучының кем икәне билгеле – ул 18 яшьлек егет. Беренчел мәгълүматлар буенча, аны фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре атып үтергән. Полиция хезмәткәрләренең икесе атыш вакытында яраланган. Атучы мәктәпкә машинада килә. Аны уку йорты янында калдырып, утлы корал белән бинага кереп ата башлый. Мәктәпкә китәр алдыннан егетнең үз әбисенә атканы билгеле. Ул әлегә исән һәм хастаханәгә урнаштырылган. 

Фото: russia-today.net
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев