Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Тизрәк аякка басасы иде...»

ТР халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова хастаханәгә эләккән.

Җырчының сукыр эчәгенә операция ясаганнар. 

«Хастаханәдә ятам. Сукыр эчәгенә операция булды. Берничә көн гастрольдә булдык. Ярый шул чакка туры килмәгән, дим. Кайтканда юлда авырый башладым. Ярты көн түздем. Кичекмәстән хастаханәгә салдылар һәм тиз арада операция ясадылар. Аллаһка шөкер, яхшы узды.Иҗатка килгәндә, быел зур гастроль турын сирәгрәк оештырдым. Киләсе елга зур шәһәрләргә барырга ниятлим. Мәскәүнең Кремль залында да эшләргә планлаштырам. Тизрәк аякка басып, тагын да ныклы әзерлек белән дәвам итәргә кирәк. Дөньяларыбыз тыныч булсын», – дип сөйләгән җырчы.

Бу хакта «Ирек мәйданы» гәзите хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес