Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Тукай районы мәдәният бүлеге җитәкчесе өчен 21е - бәхетле сан

Улының туган көне 21 ноябрьдә, киленнәре исә 21 мартта дөньяга килгән.

Тукай районы мәдәният бүлеге башлыгы, Чаллы татар дәүләт драма театрының элеккеге директоры Рашат Фәйзерахманов гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган. 21 апрельдә улы Русланның кызы туган. Бәбинең буе  55 см, авырлыгы 3 килограмм 450 грамм. « 21 саны минем тормышымны шатлыклы вакыйгалар белән бизи. 2021 елда улым өйләнде. Аның туган көне 21 ноябрьдә, киленебез 21 мартта дөньяга килгән. Ә быел 21 апрельдә туган оныгым миңа бабай булу бәхете китерде», – диде ул сөенече белән уртаклашып. Сабый Фәйзерахмановлар гаиләсен шатландырып, сәламәт булып, пар канатлы гаиләдә үссен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр