Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Вәсилә Фәттахованың ире яңа гаиләсе турында сөйләде

«Лия без танышканда кияүдә иде... »

Җырчы Вәсилә Фәттахованың арабыздан китүенә 8 ел тулды. Шуннан бирле аның ире Илгиз Абдракипов балалары белән ялгыз булды. Аның кызы тумыштан балалар параличы белән авырый.  Улларына 13 яшь. Балаларны Илгиз моңа кадәр үзе һәм әти-әнисе тәрбияләде. Быел җәй продюсер Илгиз Абракипов тормышында сөенечле вакыйгалар булды. Аңа Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Һәм ул ниһаять өйләнде. Үзенең сөйгәненә багышлап, ул социаль челтәрдә  пост урнаштырды.  «Мин язмышыма синең белән очраштырганы өчен рәхмәтле. Син минем тормышымны бизәдең һәм бу дөньяны матурлыйсың», – дигән ул. Илгизне бәхетле иткән кеше кем ул, аны балалары ничек кабул иткән? Бәхетле гаилә белән очрашып, әңгәмә кордым. 


– Сез бер-берегезне күптән күптәннән беләсезме? Кайда таныштыгыз?
Илгиз:
– Без 2019 елда таныштык. Майда туган көнем якынайган көннәрдә битемә яшәртү процедурасы ясатырга уйладым. Социаль челтәрдән табиб-косметолог эзләргә керештем. Лия килеп чыкты. «Консультация бушлай» дигән. Мин ике дә уйлап тормыйча аңа язылдым. Билгеләнгән вакытка бардым. Карады, киңәш бирде. «Сезнең битегез тәртиптә. Бераз гына эшлисе бар», – диде.  Мин икенче тапкыр процедурага килдем. Без инде бер-беребез белән аралаштык, клиникада чәй эчә-эчә  тормышларыбыз, артистлар турында сөйләштек. Шул вакытта Уфага эш белән җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов килгән иде. Ильмирасы да янында. Минем таныш табиб-косметолог бар, бәлки барып сторис яздырырсың дидем. Аның бит язылучылары күп, Лияга реклама булыр дип уйладым. Ришат барды, аңа ниндидер процедура ясаганнар. Ришат шунннан соң бергә кафеда кичке аш ашарга тәкъдим итте. Лия исә: «Илгиз чакырса, мин барам», – диде. Без дүртәү ашап чыктык. Ришат безнең танышуыбызның беренче шаһиты булды. Һәм ул безнең туйга килеп, үзенең матур җырларын бүләк итте. 
Лия: 

– Без башта танышлар буларак кына аралаштык. Чөнки мин кияүдә идем. 

– Шулай да дуслашып йөрдегезме?
Илгиз:
– Юк. Без аерылыштык. Ул кияүдә. Ә миңа үземнең тормышымны корырга вакыт җитте. Лия белән бергә булу өметләре өзелде. Мин аерылышырга карар кылдым.

Лияның җавабын һәм яшь гаилә белән тулы интервьюны «Шәһри Чаллы»ның чираттагы саннарының берсендә укырсыз. 

Фото Илгиз Абдракиповтан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Вәсилә Фәттахова Илгиз Абдракипов Лия Мифтахова