Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Халык артисты Радик Динәхмәтов: «3 млн сумны СВО кирәк-яракларына җибәрергә булдым»

Аны бу адымга нәрсә этәргән?

Башкортостанда туып-үскән җырчы Радик Динәхмәтов тамашачылар күңелен «Әле дә син бар әле дөньяда», «Зәңгәр күзле кызны сагынам» җырлары, мөнәҗәтләре белән яулады. 90нчы елларда ул популар иде. Чаллыда концертлар куйды.  Моңлы тавышлы, тыйнак җырчыны тыңларга тамашачы зал тутырып килгән иде.

Узган ел Башкортостанның халык артисты Радик Динәхмәтов үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте. 
6 айдан соң ялга кайткан иде. Хәзер ул тагын туган якларында. Яраланганнан соң госпитальдә дәвалангач, тернәкләнү өчен кайтарганнар. 
Җырчы белән элемтәгә кереп, хәлләрен сораштым.

– Радик,  яраларыгыз катлаулы идеме?
– Мин махсус хәрби операциядә санитар машина йөртәм. Яралыларны ташыйм. Апрель аенда мина шартлау нәтиҗәсендә яраландым, кабыргаларым сынды. Госпитальдә дәваланып чыккач, тернәкләнү өчен туган ягыма кайтардылар. Әнием, туганнарым, балам, оныгым белән очраштым. Аллаһка шөкер, тереләм, хәлем яхшы, кәефем күтәренке. Июньннең 11енә кадәр Башкортостанда булам, аннары тагын СВОга китәм.  

– Сез яраланган өчен бирелгән 3 млн сум компенсацияне махсус хәрби операциядәгеләргә җибәрергә карар кылгансыз. Бу адымга нәрсә этәрде?
– Госпитальдә алгы сызыктан китерелгән авыр хәлдәге хәрбиләрне күрдем. Аларны яралары минеке кебек кенә түгел. Минем аларга ничек тә ярдәм итәсем, тормышларын, эшләрен ничек тә җиңеләйтәсем килде. Дәваланганганда килгән компенсацияне – 3 млн сум акчаны СВО кирәк-яраклары өчен җибәрергә карар кылдым. 

– Аны махсус исәп-хисап счетына күчердегезме? 
– Юк, мин Башкортостан Башлыгы киңәшчесе Алик Камалетдинов белән киңәшләштем чөнки ул – СВОдагы хәлләрдән хәбәрдар.  Аның белән сөйләшкәч бер миллион сумны – пилотсыз очкычлар алуга, бер млн сумны – үзебезнең медрота (Башкортостан хезмәткәрләреннән торган) кирәк-яраклары өчен, өченче млн сумны Бишбүләк һәм Дүртөйле районнарыннан СВОга маскировка челтәрләре бәйләүчеләргә кирәк-яраклар алуга җибәрергә булдык. Материалларны Уфада бергә сайлап алдык. 

– Сез махсус хәрби операциядә авыруларны ташып кына калмыйсыз, флейтада уйнап, җырлап фронттагы хәрбиләрнең күңелләрен дә күтәрәсездер?
– Әлбәттә. Флейта һәрвакыт үзем белән. Мөмкинлек булган саен, уйныйм, җырлыйм. Түзем, сабыр булырга кирәк. Аллаһы Тәгалә адәм баласына җиңә алырдай сынауларны гына бирә. Шуңа күрә, дөрес юлны сайлап, алга барырга кирәк. Безнең девиз:  «Башкоротстан алга! Россия вперед!». Мин җиңүебезгә ышанам. Аллаһ боерса, 31нче «Башкортостан» полкы командованиесе җитәкчелегендә батыр солдатлар белән җиңеп кайтырбыз. Хәрбиләрнең рухы көчле, тылыбыз нык. Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республика хөкүмәте ярдәмендә гуманитар ярдәм даими килеп тора.

– Сезгә исән-сау җиңеп кайтырга һәм озак еллар Татарстан һәм Башкортостан тамашачысын моңлы тавышыгыз, мәгънәле җырларыгыз белән сөендереп яшәргә насыйп булсын!

Фотолар Радик Динәхмәтовның шәхси архивыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция #своих не бросаем