Хәния Фәрхинең сеңелесе: «9 ел үтте... Ә күз яшьләре һаман да кипми»
27 июль - Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең мәңгелеккә күчкән көне.
Сеңелесе Фирүзә Ибәтуллина хәтирәләре белән уртаклашты
«Акылым аңлый, йөрәгем аңламый»
– 27 июль татар-башкорт илендә кайгылы көн булып тарихка кереп калды. Бу көнне иң кадерле кешебез, туганыбыз, эстрадабызның моң алиһәсе – Хәния Фәрхи көтмәгәндә, уйламаганда безне мәңгелеккә ташлап китте.
Вакыт дәвалый, диләр. Дөрес түгел. 9 ел үтсә дә, апабыз-кояшым 9 минутка да исебездән чыкмый. Музеенда эшләгәч, миңа аеруча авыр: эшкә барган саен апам белән исәнләшәм, аны яратып килүчеләргә (алар Россия төбәкләреннән, чит илләрдән дә килә) иҗат юлы турында сөйлим.
Бер көнем дә күз яшьләрсез башланмый. Ислам дине күзлегеннән караганда, бу дөрес тә түгелдер, әмма йөрәгемне, күңелемне тыя алмыйм. Күз алдымнан апалы тормышым үтә, хатирәләр яңара.
Апам мәңгелек иленә киткәч, тормышым төптән үзгәрде. Мин ике Фирүзәгә әйләндем. Берсе – үзем, әниемә газиз бала, ир хатыны, балалар анасы, оныкларыма дәү әни, туганнарыма туган. Ә икенчесе – бөтен җаным-тәнем апама бәйләнгән елак, бәхетсез, җиде юл чатында калган бер бәхетсез ханым.
Мәңгелеккә киткәч тә, ул миңа ападан кояшыма әйләнде. Мин аны бар җиһанны яктырткан кояш белән тиңләдем. Кояш та бит бар кешене тигез җылыта. Апам да тормышны, кешеләрне, табигатьне, гомумән, бар дөньяны шашып яратты. Кояш кебек балкыды, җылы җилләр булып исте, ай нурыдай, якты йолдыздай җирдә дә, сәхнәдә дә янды, балкыды.
Газиз кешемнең чык суыдай кинәт арабыздан китүе бар дөньямның астын өскә китерде. Аяк астында җир убылды, бер уңайга тыныч кына барган тормышым аяз көнне яшен суккандай булды.
«Кайгы-хәсрәт сездә генә түгел, сабыр бул», – дип әйтүчеләр дә күп. Акылым аңлый, йөрәгем аңламый. Бер савытта үрмә гөлдәй үрелеп үскән, ике күз алмасыдай, ике кул, ике аяклы пар әгъзалар кебек яшәгәннәрнең берсен югалтып кара әле син! Мин нәкъ шул халәттә калдым. Җаным өзгәләнде, бәгърем катты, күземнән туктаусыз яшь акты. Җырлар җырым, сөйләр сүзем, тормышка булган өмет кояшым сүнде.
Әйе, мин ялгыз түгел идем. Олы йөрәкле газиз анам, егылганда иңнәремне кочып, башымны салырга тормыш иптәшем Илшат, «Әнием, кадерлем, елама шулкадәр, без бар бит әле», – дип, күзләрен мөлдерәтеп, минем өчен җаннарын бирергә дә әзер булган улым-лачыным, ике кыз бар.
«Ул мине бишектән алып тәрбияләде»
Җанымны, бар булмышымны биләп алган, икебезгә бер йөрәк, бер һава кирәк кебек апамны мин кечкенәдән – нәни чагымнан ук өзелеп яраттым. Бәлки, әнием-әтием бетмәс-төкәнмәс колхоз эшендә булганда, мин аның куенында үскәнгә, бәлки ул мине төпчек дип артык иркәләгәнгә, бәлки студент елларында үзенә дә акча юк чагында миңа матур-матур күлмәкләр бүләк иткәнгә... Үсеп буй җитеп, инде җиткән кыз булганчы: «Алтыным, белсәң иде минем сине ничек өзелеп яратканны, ничек сагынганны», – дип, җылы, татлы кочагында мине назлаганга. Ул мине бишектән алып тәрбияләде, ә әни булуымны белгәч, чиксез шатланды. Кызганыч, дәү әни булганымны гына күрергә насыйп булмады.

Әйе, ул минем кан кардәшем, мин аның өчен күкрәгемне ярып, йөрәгемне бирергә әзер идем. Ләкин тормыш кануннары үзгә шул. «Кеше каберенә кеше керми», «Кеше гомерен икенче берәү үтми», – дигән гыйбрәтле сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Ул миңа апам булса, башкалар өчен – шәхес. Башкорт-татарның гына түгел, тоташ төрки дөньясының кабатланмас гәүһәре, мәңгелек хәзинәсе булган тере көмеш иде.
Калды, барысы да калды... Җаныдай кадерле гаиләсе – балакайлары, оныклары, анасы, туганнары, күкрәп торган тормышы, тугры тамашачысы. Ул яратты, яратылды, хөрмәтле һәм бик тә зәвыклы, затлы булды. Урман эчендәге егерме генә йортлы Салаевка авылында туып-үскән кыз бала тормышның бар нечкәлекләрен, агын-карасын, матурлыгын, кирәк чакта таң нурыдай якты, корычтай нык булырга кайдан өйрәнеп үсте икән?!
1000 урынлы заллар гына түгел, очсыз-кырыйсыз спорт мәйданнарында күпме тамашачысын бер көлдереп, бер елатып җыры белән дәвалаган моң алиһәсе бит әле ул безнең! Үзе исән-сау чагында ук исемен мәңгеләштергән җырчы буларак та билгеле Хәниябез. 2006 елның августында Казанның Бауман урамындагы «Йолдызлар аллеясе»ндә аңа йолдыз куелды. 16 ел рәттән «Татар җыры» фестивалендә Алтын барс премиясе алуы һәм бик күп җыр бәйгеләрендә жюри рәисе булуы аңа шатлык һәм олы ышаныч уятты. Ул нинди генә бөеклеккә үрләсә дә, «йолдыз чире» белән авырмады. Киресенчә, кешелекле, кечелекле, бары тик моңнан гына торган ихлас, саф күңелле, мөселман хатын-кызларына гына хас, башкалар турында да кайгыртучан булып үсте, абруй казанды. Зур эстрада дөньясында ихтирамга, хөрмәткә лаеклы җырчы булып өлгерде. Апабыз салган җырлы юлны үзе киткәч тә дәвам итәбез.
«Халык музейны шулкадәр яратты»
2021 елның 28 ноябрендә, Аналар көнендә, легендар җырчыбызга музей ачылды. Бу шатлыклы вакыйганы Хәниянең язмыш бүләге дип кабул иттек. Музей ачылуга ярдәм иткән элекке район хакимияте башлыгы Фәнүр Шәйхлисламовка, аның кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Шәйнуровага һәм район хакимияте бүлеге җитәкчеләренә, район мәдәният идарәсенә, апамның гаиләсенә чиксез рәхмәт сүзләрен юллыйм.
Халык музейны шулкадәр яратты, үз итте. «Әйтерсең, Хәниябез яши, ул янәшәдә генә. Биредә аның нуры балкый», – ди һәр килгән кеше.
Ә инде Тәтешлебез үзәгендә Хәния Фәрхи һәйкәле куелуы – нур өстенә нур, шатлык өстенә шатлык булды. Районга килгән кунакмы, зур түрәме, узгынчымы, кечкенә баламы, яшьләрме – һәйкәл янында туктамыйча китми. Аны белгән һәр кеше утырып ял итә, җырчыга мәдхия укый, җырларын башкара, аның белән серләшә. Районыбызның матур урамына Хәния Фәрхи исеме бирелүе дә бик куанычлы.
Газизебезнең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган «Онытылыр димә», «Хәния» китаплары җырчының вафатыннан 1 ел тулу уңаеннан нәшер ителде. Татарстан язучысы Айгөл Әхмәтгалиева аның бар тормыш юлын тәфсилләп язып, укучыларның яраткан китабына әверелдерде.
Ә инде җырчыны мәңгелеккә озаткан елда ук «Онытылыр димә» башкорт-татар җыр фестивале-конкурсы – Хәния Фәрхи репертуарыннан гына яңгыраган җыр бәйгесе башланды. Ике елга бер тапкыр үткәрелүче бәйгегә нинди төбәктән генә җырчылар килми. Аларны бары тик бер максат берләштерә: Хәния Фәрхи җырлары!
Бик күп шәһәрләрдә хәтер кичәләре үтте. Җырчы киткәч, аңа багышлап олуг шагыйрьләр, яраткан тамашачылары да шигырьләр, композиторлар көй язды. Шунсы куанычлы: Хәния Фәрхинең бертуган энесе Нурисламның кызы Миләүшә Гыйлемханова күпләргә таныш. Күптән түгел зур сәхнәгә аяк басса да, аны апасы кебек кабул иттеләр. Миләүшәнең буй-сыны, йөз-кыяфәте, тавыш-тембры да Хәния апасын хәтерләтә. Тамашачы аның иҗатының тукталып калмавын тели.
«Кибеттә дә, туйда да Хәниям җырлый»
Хәниянең бөеклеген, халыкчанлыгын, халык мәхәббәтенең көчле булуын көндәлек тормышта очратырга була. Кибеткә керәм – Хәния җырлый, машина узып китә – Хәния җырлый, туй мәҗлесләре, юбилейлар Хәния җырларыннан башка үтми. Гомумән, Хәния... Хәния! Эх, Хәниякәй, якты йолдызкай, нигә бик тиз атылдың, дип, бар җиһанга кычкырып, илереп елыйсы килә. «Әмма», «ләкин» дигән сүзләрдән җаным куырылса да, чынбарлыктан, хакыйкатьтән качып булмый.
Сагынабыз, саргаябыз, үзәкләр өзелә. Сине мәңгелеккә озаткан йөрәгемә кара кан белән уелып язылган 2017 елның 27 июлен сызып атып, яңадан син булган, яшәгән, җырлаган бәхетле, татлы елларымны кайтарасы килә!
Кояшым-апау, кадерлем, Раббыбызның сөекле җаннарыннан бул. Иманым камил, оҗмах кошыдыр син, бәгърем. Синең рухыңа бик күп мөселман кардәшләр дога кыла.
Казанга барган саен синең балаларың, оныкларың янында булам. Алардан синең төс-буйларыңны эзлим. Рәхмәт, дәвамчыларың тулы тормыш белән матур яшиләр. Безне онытмыйлар, әниләренең туган туфрагына кайтып йөриләр.
Башкорт-татар моңнары яңгыраганда, Хәния Фәрхи исеме һәм җырлары мәңге онытылмас. Якыннары, тугры тамашачылары, җырчылар, язучы-шагыйрьләр истәлекләрен даими барлап торганда, җырчы яшәр.
9 ел дәвамында Татарстан, Башкортстанның телевидение һәм радио тапшыруларында бик күп концертлары күрсәтелде. Шәхсән үзем генә дә «Сиңа миннән сәлам», «Әй, язмыш, язмыш», «Вакыт куласасы», «Әниемнең җылы кочагы», «Сөйләшергә вакыт», «Музыкаль Сабантуй» дигән тапшыруларда катнашып, апау-кояшымның иҗатын, тормыш юлын башкалар белән бүлештем.
Кыска гына гомерендә милләтебезгә зур хезмәт куйган моң алиһәсен онытырга хакыбыз юк. Хәтер яшәсә, яраткан җырчыбыз халык күңелендә мәңге яшәр!
Фотолар Фирүзә Ибәтуллинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев