Хәния Фәрхинең сеңелесе: «Апам киткәч өмет кояшым сүнде»
Фирүзә Ибәтуллина апасы турында хәтирләре белән бүлеште.
27 июльдә Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең мәңгелеккә күчкән көне. Шул уңайдан аның туганы Фирүзә Ибәтуллина истәлекләре белән уртаклашты.
– 27 июль татар-башкорт илендә кайгылы көн булып тарихка кереп калды. Бу көнне безнең иң кадерле кешебез, туганыбыз, эстрадабызның моң алиһәсе – Хәния Фәрхи көтмәгәндә, уйламаганда безне мәңгелеккә ташлап китте.
Вакыт дәвалый, диләр. Дөрес түгел. 9 ел үтсә дә, апабыз-кояшым 9 минутка да исебездән чыкмый. Музеенда эшләгәч миңа аеруча авыр: эшкә барган саен апам белән исәнләшәм, аны яратып килүчеләргә (алар Русия төбәкләреннән, чит илләрдән дә килә) иҗат юлы турында сөйлим.
Бер көнем дә күз яшьләрсез башланмый. Ислам дине күзлегеннән караганда бу дөрес тә түгелдер, әмма йөрәгемне, күңелемне тыя алмыйм. Күз алдымнан апалы тормышым үтә, хатирәләр яңара.
Апам мәңгелек иленә киткәч, тормышым төптән үзгәрде. Мин ике Фирүзәгә әйләндем. Берсе үзем, әниемә газиз бала, ир хатыны, балалар анасы, оныкларыма дәү әни, туганнарыма туган. Ә икенчесе бөтен җаным-тәнем апауга бәйләнгән елак, бәхетсез, җиде юл чатында калган бер бәхетсез ханым.
Мәңгелеккә киткәч тә ул миңа апаудан кояшыма әйләнде. Мин аны бар җиһанны яктырткан кояш белән тиңләдем. Кояш та бит бар кешене тигез җылыта. Апам да тормышны, кешеләрне, табигатьне, гомумән, бар дөньяны шашып яратты. Кояш кебек балкыды, җылы җилләр булып исте, ай нурыдай, якты йолдыздай җирдә дә, сәхнәдә дә янды, балкыды.
Газиз кешемнең чык суыдай кинәт арабыздан китүе бар дөньямның астын өскә китерде. Аяк астында җир убылды, бер уңайга тыныч кына борган тормышым аяз көнне яшен суккандай булды…
Язманың тулы вариантын «Шәһри Чаллы»ның киләсе саныннан һәм 27 июльдә сайттан укырсыз.
Фотолар Фирүзә Ибәтуллинаның шәхси архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев