Яңа елга күркәм гадәтләр
Шоу-бизнес

Яңа елга күркәм гадәтләр

Яңа елны каршылау өчен кайбер традицияләрне саклап, сез киләсе елда уңышка ирешүгә өметләрегезне арттырачаксыз гына.

– Бәйрәмгә кадәр берничә көн алдан өегезне тулысынча җыештырыгыз. Тузан сөртегез, идәннәрне юыгыз, кирәк булса, җиһазларны күчерегез. Яңа ел өйдә чиста һәм яңа энергиядән башланырга тиеш.
– Башка кулланырга планлаштырмаган һәм йортны яисә шкафны чүпләгән кирәксез әйберләрне мохтаҗларга өләшегез.
– Үз фатирыгызны Юлбарыс фигуралары һәм сурәтләре белән бизәгез. 
– Яңа ел декоры предметларын кулланыгыз – ул чыршы ботаклары белән ясалган композиция, күркәләр, ботаклар һәм башкалар булырга мөмкин. Алар бәйрәм рухы һәм күңелле атмосфера тудырып торачак. Ә кайда позитив, шунда уңыш икәнен исегездән чыгармагыз.
– Чыршыны зәңгәр һәм зәңгәрсу төстәге шарлар белән бизәгез – алар ел энергиясенең берсенә туры килә.
– Яңа ел төнендә яңа әйбер киегез. Мәсәлән, бу яңа йөзек, муенса, алкалар булырга мөмкин. Яңа күлмәк шулай ук бик яхшы һәм урынлы булачак.
– Чыршыны кәнфит рәвешендәге уенчыклар белән бизәгез – бу өйдәге муллыкны җәлеп итәчәк.
– Әгәр сез үз мәхәббәтегезне очратырга телисез икән – чыршыга йөрәк формасындагы уенчыклар өстәгез. Бер генә түгел, ә ике йөрәкне янәшә элеп кую яхшырак булачак, бу ике гашыйк парны гәүдәләндереп торачак. 
– Әгәр чыршы астына балалар уенчыклары куйсаң, бу 2022 елда йөклелекне символлаштырачак. 
Бу билгеләр сезгә нәкъ менә сезнең өчен мөһим булган өлкәләрдә уңыш җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


файдалы киңәш рецепт

Нет комментариев