Җырчы Фазлыевлар гаиләсе "тәмле" кызчыкларын сөеп туя алмыйлар
Алсу һәм Азат Фазлыевлар, эстрадасының иң матур парларның берсе.
- Июньдә безнең гаилә өчен сөенечле вакыйга – кызыбыз туды. Ике улыбыз Ильяс һәм Аяз янына “тәмле” кызчыгыбыз – Зифаны алып кайттык. Карынымда кыз бала икәнен белгәч, мин моны кешегә сөйләргә түгел, бу турыда уйларга, хыялланырга да курыктым. Көн дә Ходаемнан: “Бар да яхшы булсын, дүрт саны төгәл булсын” дип сорадым,” - ди Алсу Фазлыева.
Азат Фазлыев: "Кызым – тормышымда иң зур бүләгемнең өченчесе. Аны яратып туя алмыйм. Әле яңа гына “Эре-эре тамчылар” дигән җырым дөнья күрде. Гаилә, балалар һәм иҗат шулай бергә үрелеп бара".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев