Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Лилия Букеева буй-сынын ничек саклый?

«Балыкны парда пешерәм, йомырканың сарысын гына ашыйм. Сарымсак, керән кебек ризыкларга, кайнатма һәм балга өстенлек бирәм», – ди ул.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Лилия Букеева  төрле телләрдә матур җырлавы белән тамашачыларны сөендерә. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Еллар барса да, буй-сыны да, йөзе дә үзгәрми. Җырчыга: «Моның сере нидә?» – дигән сорауны бирми кала алмадым.

Ул: «20 ел инде битемә туңдырылган карлыган белән битлек ясыйм. Дөрес тукланырга тырышам. Ботка, ярмалар, яшел үләннәр ашарга яратам. Суыткычымда һәрвакыт петрушка, әнис, сельдерей, кинза бар. Балыкны парда пешерәм, йомырканың сарысын гына ашыйм. Сарымсак, керән кебек ризыкларга, кайнатма һәм балга өстенлек бирәм», – дип җавап бирде.

Җырчының журналист Зөлфия Галимгә биргән әңгәмәсенең  тулы вариантын газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Фото шәхси архивтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев