Җырчы Әнвәр Нургалиев яңа йортында яши башлаган
Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев белән элемтәгә кердек.
- Быел җәй гомумән башка. Яңа йортыбызга чыктык. Әле өй туе булмады. Вакытны гаиләм, балаларым белән үткәрәм. Һәр мизгелнең рәхәтен тоеп яши торган тормыш фасылыма җиттем. Тапкан малның бәрәкәтен, тәмен белеп яшим. Кеше олыгайган саен уйлана икән. Гадәти генә таң атуга, кояш чыгуга сөенәм, яфраклар шаулавын тыңлыйм, шунан рәхәтлек алам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев