Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Шоу-бизнес

Җырчы Александр Буйнов тәрбиячене бәрдергән

Артист машинасыннан чыкмый утырган.

Россянең халык артисты игътибар үзәгендә. Ул Мәскәүдә җәяүле юлыннан чыгучы 61 яшьлек хатын-кызны бәрдерде. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән ханымның өенә кайткан чагы булган. Буйнов машинасы килеп чыкканын сизми калган.

Әлеге юл һәлакәтен чагылдырган видео да бар. Анда зыян күргән хатын-кыз юлда ята, табиблар ярдәм күрсәтә. Буйнов исә Lexus машинасыннан чыкмый утыра, телефоннан сөйләшә. Танымасыннар дип курыккандыр, ди тәрбияче.  

Юл һәлакәтеннән соң җырчыны алкогольгә тикшергәннәр. Ул аек булган. Протокол тутырганнан соң Александр Буйнов корпоративка ашыгып киткән. 
Тәрбияченең сул аягының тез асты сеңерләре өзелгән, моннан тыш, бик каты курыккан. Бу вакыйгадан соң җырчы шалтыратып хәлен дә белмәде, гафу да үтенмәде, ди туганнары. Улы әнисенең хокукларын закон буенча яклаячагын белдерде. 

Искәртергә кирәк, җырчы 2017 елдан 171 штраф “җыйган”. Аның 112се – тизлекне арттыру белән бәйле.  

Фото: РИА Новости / Евгений Одиноков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев