Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Алинә Әхмәтшина: «Җырларым ютубта 1 миллионнан артык карау җыя»

Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк шәһәрдәшебез белән әңгәмә.

Бүгенге әңгәмәдәшем – пятачок йолдызы, яшь җырчы Алинә Әхмәтшина. Ул сәнгатьнең барлык төрләрен дә ярата, тырыш, максатчан, уку йортларын кызыл дипломга гына тәмамлаган. Сөйләшүебез аның сәхнәдәге тәүге адымнарын барлаудан башланып китте. 

- Мин Чаллыда туып-үстем. 51нче мәктәптә укыдым, ике музыкаль мәктәптә белем алдым. Мин әниемнең карынында ук җырлар тыңлаганмын. Әни авырлы килеш жырлап йөргән, мин тугач та сәхнә артында үстем дисәм дә ялгыш булмастыр. Зур сәхнәгә дә әни алып чыкты, җырларга өйрәтүче беренче укытучым да ул. Тәүге тапкыр зур сәхнәдә биш яшемдә чыгыш ясадым. Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Нардуган» бәйрәмендә катнаштым. Шулай ук биш яшемдә «Энҗе бөртекләре» бәйгесендә җиңдем. Шул елны музыка мәктәбенең «нулевой» сыйныфына укырга кердем. Бәләкәй чагымда «Мизгел» ансамблендә дә җырладым.

- Җыр-моңга мәхәббәт әниеңнән килгәндер?

- Әйе, әнием Марина Майорова яшь чагында «Сердәш» ансамблендә җырлады, «Сәяхәт» ансамбленең солисты булды. Аннары бик озак еллар Раиса һәм Николай Ипеевлар җитәкчелегендәге «Карендәшләр» керәшен фольклор ансамблендә эшләде. Аның белән бергә мин дә кечкенәдән җырлап үстем.

- Урта мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр алыйм дип аптырап калмагансыңдыр? 

- Юк. Башта Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжын, аннары Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен кызыл дипломга тәмамладым. Җырчы, артист, укытучы, иҗат коллективлары җитәкчесе һөнәрләре алдым. 

- Алинә телеканалларда җырларың яңгырый. «Әйе шул, шулай шул» җырына клип та төшергәнсез. Бу эш катлаулы булмадымы? Кемнәр ярдәм итте?

-  Татарстанның халык артисты, композитор Зифа Нагаеваның «Әйе шул, шулай шул» җыры һәм башка җырларым зәңгәр экраннардан яңгырый. Клипларымны да күрсәтәләр. «Әйе шул, шулай шул» җырына клип төшерү авыр булмады. Аны 35 градус салкында төшердек, бик күңелле, зур бәйрәм кебек булды ул. Аны эшләргә «Барс Медиа» продюсерлык үзәге ярдәм итте. Мин һәрвакыт әнием һәм музыкаль продюсерлар белән киңәшеп эшлим. Әмма иң беренче чиратта җыр минем үземнең күңелемә ятарга тиеш. 

- Гаиләң иҗатыңда ярдәм итәме?

- Аллаһка шөкер, иҗатымда бөтен гаиләм миңа һәрьяклап булыша. Кызганыч, әтием мин Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының икенче курсында укыганда арабыздан китеп барды. Ул: «Кызым, синең жырларыңны ишетергә тиешләр, син җырчы буласың», –  дип рухи һәм матди яктан ярдәм итәргә өлгерде. Урыны җәннәттә булсын. 

- Кайда эшлисең? Тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?

 Төп һөнәрем – җырчы. Концертларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйм. Казанда шәхси вокал мәктәбендә вокал укытучысы булып эшлим. Җырларга, яңа җырлар өйрәнергә яратам. Буш вакытларымда спорт белән шөгыльләнәм, биюгә, бассейнга йөрим, чит телләр өйрәнәм, укыйм, кыскасы, үземне бар яктан да үстерергә тырышам, камиллеккә омтылам. 

- Яраткан җырчыларың бармы?

 Юк, мин – меломан. Бу термин термин күп җанрны, төрле музыка яратучы дигәнне аңлата. Мин төрле жанрдагы татар, рус, чит ил музыкасын тыңларга яратам.

- Алинә, тәнкыйтьне ничек кабул итәсең?

- Мин бар нәрсәне йөрәгемә якын алам. Бу шоу-бизнес өчен начар сыйфат. Анда көчле характерлы булырга кирәк. Мин әкрен генә үзгәрергә тырышам. Кайчакта социаль челтәрләрдә әллә нинди сүзләр язалар, кирәкмәгән мәгълүмат куялар, андый чакта күңел төшә. Ә урынлы, гадел тәнкыйтьне кабул итәм һәм колак салам. 

- Киләчәгеңне ничек күзаллыйсың?

 Мин – жырчы! Сәхнәдә һәм тормышта яулыйсы үрләрем алда әле. Бүгенге көндә популяр клипларым һәм җырларым бар. Алар ютубта 1 миллионнан артык карау җыйган. Аллаһы боерса, киләчәктә дә барысы да яхшы булыр.

- «Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» бәйрәменә ничек килергә булдың?

 Бу күңелле, халыкчан бәйрәмгә әнием алып барган иде. Шунда шагыйрә, режиссер Зөләйха Минһаҗева белән очраштык. Ул: «Җырлап та ал инде», – дигәч, шәһәрдәшләремә үземнең җырымны бүләк иттем. 

Сүз уңаеннан, шәһәрдәшләрне, «Шәһри Чаллы» газетасы укучыларын 28 мартта Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак пятачок концертына чакырам. Бик күнелле булачак, килегез, бергә жырлап, рәхәтләнеп ял итәрбез. 

Фото Алинә Әхмәтшинадан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар эстрадасы