Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы ИлСаф: «Игътибар! Юбилей!

«Әбиләр чуагы»на быел 25 ел!

Танылган җыр моннан чирек гасыр элек язылган. Бу хакта җырчы Илсаф хәбәр итә. Үзенең социаль челтәренә ул сторис урнаштырды. Көзен руслар Шуфутинскийны искә алса, (аның 3 сентябрь һәм календарь турында җырын), татарларның хисләре әбиләр чуагында "чуала". Чыннан да, "җәй үтте" дип борчылып йөргәндә сентябрьдә  бер-ике атна торган кояшлы җылы көннәр шул кадәр сөендерә. 
Җитмәсә, җырчы Илсаф та "Әбиләр чуагы"н ничек күңелләргә үтеп керердәй итеп башкара. Җырның авторлары да кемнәр бит - Роберт Миңнуллин һәм Оскар Усманов. 

Илсаф әфәнденең хәлләрен белеп элемтәгә чыктык. 

"Җырлар иҗат итәбез, концертларга әзерләнәбез. Бирешмибез әле. Урамда матур көз - минем вакыт! Әбиләр чуагы! Календарьне әйдәндерәбез һәм алга, - дип уртаклашты җырчы.  – 25 ел элек Роберт абый Миңнуллин белән «Туй җыры»н яздырдык. Аның улы өйләнгән ел иде ул. Шулчак Роберт абый "миндә тагын бер җыр бар" диде. Миңа сүзләре ошады. Композитор Оскар Усмановка бирде ул аны. «Бу хит булачак» дигән иде Оскар абый шул чакта."

Быел чыннан да сентябрь бик җылы килде. Белгечләр әйтүенчә, көзнең беренче аенда һава температурасы нормадан 4-6 градуска югары булачак. Көньяк регионнарда гомумән +29+31 градуска кадәр җылы була, ди алар. Кайбер чыганакларда урамда торган җылы һава шартларын әбиләр чуагы дип атый. Кемнәрдер, "әбиләр чуагы әле алда" дип белдерә. Бигрәк тә Себер якларында. 

Шунысы билгеле, быелгы көз һичшиксез рекордлы төстә җылы һәм явым төшемнәрсез. Хәерлесе булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халык артистлары ИлСАФ