Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Җырчы Инзилә Сәлимова: «Әтием мин килгәндә үлгән иде»

Табиблар әйтүенчә, йөрәге нык таушалган булган.

Чаллыда яшәп иҗат итүче моңлы җырчыбыз Инзилә Сәлимова гаиләсенә тирән кайгы килде. Аның әтисе Фоат абый мәңгелек йортка күчте. Инзилә әтисен аеруча ярата иде.

«Мин – әти кызы. Ул искиткеч тырыш, олы җанлы кеше иде бит. Алар әнием белән Минзәлә районы Тулбай авылында яшәделәр. Без җаебыз чыккан саен кадерлеләребез янына кайтабыз. Алар өч кызларын, апам Энҗене, сеңлем Рәмзилә һәм мине кечкенәдән хезмәт яратырга, туганлык кадерен белергә өйрәтеп үстерделәр. Оныкларын бик яраттылар. 2022 елда әтиебезгә инсульт булды. Ул бу чирне җиңде диярлек. Йөрде, йорт эшләрен үзе башкарды. Тик сөйләмендә генә чире сизелде. Гомеренең соңгы көненә кадәр үз акылында булды», – ди җырчы әтисе турында.

Фоат абыйның хәле начарланып киткәч, Чаллының икенче хастаханәсенә салганнар. Кызганыч, Инзилә әтисе өзелгәндә янында була алмаган.

«Рәмзилә сеңлем: «Апаем, тизрәк кил!» – дип шалтыратты. Янына кергәндә газизем өзелгән иде инде. Әмма әле тәне суынмаган, аннары аны алып киттеләр. Йөреп торса да, йөрәге таушалган булган. Табиблар шулай диде...», – ди җырчы күз яшьләренә буылып. 

Фоат абыйны Тулбай авылында соңгы юлга озатканнар.

«Авыр вакытыбызда ярдәм иткән туганнарыбызга, авылдашларыбызга, «Шәһри Чаллы» газетасы хезмәткәрләренә дә кайгыбызны уртаклашканнары, хәлләребезне белешеп торганнары өчен бик зур рәхмәт», – диде Инзилә Сәлимова.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем-китем авыр кайгы